+17 °С
Облачно
События и факты
3 Октября 2022, 11:34

Икеләтә талантлы

Туймазыдан 70 яшьлек оста бирнә сандыклары  ясый һәм баянда уйный Фәргать  Маннанов  кимендә  утыз  ел  нефть  эшкәртү  заводында  инженер  булып  эшләгән.  Хәзер  пенсиядә,  агачтан  эшләнмәләр  ясый,  баянда  уйный. 

— Бу  уен  коралында  озак  еллар  уйныйм  инде,  –  ди  ул.  –  Аның  ярдәмендә  булачак  тормыш  иптәшем  Нурфия  белән  таныштым:  Түбән  Вартада  мин  “Шатлык”  ансамблендә  уйнадым,  ул  җырлады.  Без  аның  белән  бер  концерттан  икенчесенә  кадәр  бик  күңелле  яшәдек.  Балаларыбыз  да  сәхнәдә  үсте.  Костюм  тегәргә  ярдәмләштеләр,  биеп  һәм  җырлап  тордылар,  тавыш  режиссеры    һәм  оператор  булдылар.  Ансамблебез  Ханты-Манси  округында  гына  түгел,  тоташ  Себердә  танылган  иде.  Без  татар-башкорт  эстрадасы  йолдызлары  белән  аралаштык.  Нәзифә  Кадыйрова  белән  әле  дә  дусбыз.

Пенсиягә  чыккач,  Маннановлар  Туймазыга  кайта,  Әгертамакта  иркен  йорт  төзи.  Аның  эчендәге  барлык  әйбер  диярлек  оста  хуҗа  куллары  белән  ясалган. 

— Түбән  Вартадан  күченгәндә  бөтен  мебельне  контейнерга  төядек,  һәм  алар  күгәргән,  –  дип  хәтерли  Маннанов.  –  Хатыным,  кибетләрдәге  бәяне  күреп,  карават  ясавымны  үтенде.  Агач  эшкәртү  осталыгы  бераз  бар  иде  миндә  –  әтием  балта  остасы  булды  һәм  мине  дә  бу  эш  нечкәлекләренә  төшендерде.  Нәтиҗәдә  мин  эш  кораллары  сатып  алдым,  гаражда  бикләндем,  бер-ике  атнадан  Нурфиягә  имән  карават  бүләк  иттем. 

Аннары  оста  интернеттан  алынган  сызым  буенча  кәнәфи-атын  ясый.  Һәм  китә  эш  хутка:  тиздән  өйдә  һәм  ихатада  агач  җеп  эрләү  машинасы,  тегермән,  кое,  шкатулкалар  һәм  хәтта  бокаллар  пәйда  була.  Оста  бирнә  сандыклары  да  ясый.  Өстәвенә,  араларында  бертөрлеләре  юк. 

— Күптән  түгел  иске  тальянны  юнәтергә  уйладым.  Сүттем,  агачтан  яңа  өлешләр  юндым.  Хәзер  күрекләрен  эшләргә  тырышып  яткан  көн,  –  ди  ул.

Ике  ел  элек  Фәргать  Шәфәгать  улы  ветераннарның  “РАД”  төбәк  клубына  язылган,  үзешчән  ансамбльдә  баянда  уйный.  Нурфия  Имаметдин  кызы  тасмалап  чигә,  татар  телендә  хикәяләр  яза.  Яздан  көзгә  кадәр  бакча  эшләре  белән  мәшгуль.  Аның  бакчасында  розаның  13  төре,  лаванда  чәчәк  атып  утыра. 

Иҗади  гаиләдән  татулыкта  яшәү  серен  сорыйбыз.  “Иң  мөһиме  –  түземлек  һәм  хөрмәт,  калганы  булачак”,  – дип  җавап  бирде  алар.

 

Автор:Гаухар Фазуллина
Читайте нас