+19 °С
Дождь
События и факты
6 Мая 2021, 08:45

«Азалия, син җиңәчәксең!»

Октябрьский боксчысы Азалия Әминевага юниорлар арасында бокс буенча дөнья беренчелегендә алтын медаль яуларга нәкъ шул сүзләр булышкан.

Октябрьский боксчысы Азалия Әминевага юниорлар арасында бокс буенча дөнья беренчелегендә алтын медаль яуларга нәкъ шул сүзләр булышкан. Язгы кояштай ягымлы, нәфис тә, кыю һәм тәвәккәл дә татар кызы тагын бер тапкыр җиңүче исеменә лаек булуын исбатлады.
Азалия Әминева һәм аның тренеры Александр Савкинны зур җиңү белән шәхсән Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев котлап, акчалата сертификатлар тапшырды.
Бүләкләү тантанасыннан соң Әминева шәһәр журналистлары белән спортчы юлы, җиңү-казанышлар, киләчәккә планнар турында әңгәмәләште.
Азалия балачактан яхшы физик әзерлеге белән аерылып тора һәм физкультура дәресләрен бик ярата. Бокс секциясенә беренче тапкыр ул энекәше Артем белән килә. Бераздан үзе дә әлеге спорт төре белән мавыгып китә һәм тренер-укытучы Александр Васильевич Савкин җитәкчелегендә 1нче балалар спорт-үсмерләр мәктәбендә шөгыльләнә башлый. Әминева секциягә йөрүенең икенче елында ук уңышка ирешә: республика, Идел буе федераль округы һәм Русиянең сайлап алу ярышларында җиңүче була. 2018 елда Европа беренчелегендә көмеш медаль яулый, Сербиядә Халыкара турнирда җиңә. 2020 елда Европа беренчелегендә, агымдагы ел башында исә Русия беренчелегендә җиңүгә ирешә.
— Азалия, узган ярышлар нинди тәэссоратлар калдырды?
— Беренчелек югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Көндәшләр дә лаеклы, көчле булды. Украиналы Марина Стойко белән очрашу аеруча киеренке узды. Ул яхшы техникага ия, шуңа күрә аны җиңү өчен тырышырга туры килде.
— Раундлар ничек үтте?
— Һөнәри бокста һәр очрашуга 3 минут вакыт бирелә. Мин чыгыш ясаганда раундның алдан тәмамлануы яки нокаут очраклары булмады.
— Җиңүгә ирешергә нәрсә булышты?
— Максатчанлык, чыдамлык, җыйнаклык, шулай ук техника, тиз фикер йөртә белү. Тренерымның теләктәшлеген дә билгелисе килә. Бу өлкәдә тәҗрибәле остаз буларак, ул көндәшләремне дөрес бәяләп, уңышка ирешәчәгемә шикләнмәде. Очрашу алдыннан, әлбәттә, дулкынлану хисе булды. Әмма Александр Васильевичның: «Азалия, син җиңәчәксең!», — дигән сүзләре куркуны тиз арада юкка чыгарып, көч-куәт, илһам бирде.
— Бокс — гүзәл затлар өчен түгел, дип фикерләүчеләр дә бар…
— Бүген бу спорт төре белән шөгыльләнүче кызлар күп. Һәм ул аларга үзләрен гүзәл зат итеп тоярга комачауламый. Рингта мин көрәшче, җиңүгә омтылучы, ә күнекмәләрдән буш арада башкалардан аерылмыйм: дусларым белән очрашам, кинолар карыйм, сәяхәт итәм һәм әлбәттә, үземнең төс-кыяфәтемне тәрбияләү турында да онытмыйм.
Алдагы планнарга килгәндә, быел боксчы кыз Черногориядә сентябрь-октябрь айларында узачак Европа беренчелегендә чыгыш ясаячак. Бу ярышларга ул Кисловодск һәм Черногориядәге җыеннар вакытында, шул исәптән Кытай спортчылары белән берлектә әзерләнәчәк. Ул монда да җиңүгә өметләнә.
Фотолар: ачык чыганактан.
Читайте нас