Октябрьский шәһәрендә эшләп килүче «Пластилин» бию мәктәбенең яшь тәрбияләнүчеләре балачакның бәхетле мизгелләрен сәнгать дөньясында «кайнашу»да, ирешкән казанышларында күрә. Нәни «пластилинчиклар» өчен (остазлары аларны яратып шулай атый) бию залына йөрү үзе бер бәйрәм! Чөнки монда алар яңа белем-күнекмәләр үзләштерә, сәләтләрен ача һәм тугры дуслар таба.
Шушы араларда «Наполеон» күңел ачу үзәгендә урнашкан «Пластилин» бию мәктәбе җитәкчесе, хореограф Диана Җәмил кызы Виганд белән әңгәмәләшү форсаты тиде.
— Диана, сез биюдә күптәннәнме, ни өчен шушы өлкәне сайладыгыз?
— Мин биш яшемнән биим! 15 яшькә кадәр бию студиясендә шөгыльләндем. 12-13 яшьтә инде тормышымны сәнгатькә багышлаячагымны, хореография училищесына барачагымны күзаллый идем. Һәм шулай булып чыкты да. Мәктәпне тәмамлагач, Әстерхан мәдәният һәм сәнгать колледжына укырга кердем. Бу чорда кичләрен педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә идем. Колледжны кызыл диплом белән тәмамлагач, белемне тагы да камилләштерү ниятендә читтән торып Башкорт дәүләт университетына кердем.
— Биюгә осталык нәселдән киләме әллә бу күңел чакыруымы?
— Мин балачактан спортка мәхәббәт мохитендә үстем. Бию студиясенә мине әнием үз теләгем белән илтте. Беренче педагогымның сүзләре хәтердә калган: «Бию өчен туган бу!» — дигән иде ул. Бервакыт Мәскәүдәге конкурс вакытында жюри тарафыннан осталык дәресе үткәрелде. Анда аларның минем турыда: «Бу кызның киләчәге өметле, бию өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәк», — дигәннәре күңелгә кереп калган. Бүген инде алган белемнәрне балалар белән бүлешә алуыма бәхетлемен.
— «Пластилин» бию мәктәбе турында сөйләп үтегезче.
— Студиядә 120дән артык бала шөгыльләнә, яшь буенча һәм әзерлек дәрәҗәсенә карап барысы 7 төркем оештырылган. Балалар төрле конкурсларда даими чыгыш ясый. Жюри тарафыннан тәрбияләнүчеләребезнең яхшы физик әзерлеге билгеләнә. 7-8 яшьлек шушы балалар арасында инде хореография училищесына бару турында хыялланучылар да бар.
Быел бию мәктәбе ачылуга 5 ел тула. Шушы күркәм юбилей уңаеннан барлык төркемнәр катнашлыгында отчет концерты оештыруны ниятлибез. Студиягә 3-4 яшьтән йөреп, бүген өлкән төркемдә шөгыльләнүче балалар да булуын билгелисе килә. Ягъни 5 елга якын безнең белән алар. Бу күп нәрсә турында сөйли. Димәк, тәрбияләнүчеләребезгә бию мәктәбендә ошый, балалар биредә физик торышын яхшырта, конкурсларда катнашып, осталыгын үстерә, башка төбәкләрдә чыгыш ясап, дөньяга карашын киңәйтә. Ата-аналар да канәгать, шулай булмаса, берничә ел дәвамында ул-кызларын студиягә йөртмәсләр иде.
— Укыту программасына нәрсәләр керә?
— Күнекмәләр берничә юнәлештә алып барыла. Тәү чиратта балалар музыканы тыңларга, ишетә белергә тиеш. Студиядә ритмика, бию акробатикасы, эстрада һәм балалар биюе нигезләре өйрәтелә. Нәниләр белән күнекмәләр уен рәвешендә үткәрелә.
Шушы араларда программага яңа юнәлеш — классик бию кертелде. Бу максаттан махсус станоклар кайтарылды. Классик бию хореографиянең нигезен тәшкил итә. Башлангыч чорда балалар кул-аякларның дөрес торышын, терминнарны өйрәнә.
Студиядә шулай ук дәвалау физкультурасы дәресләре бар. Бездә балалар биюгә өйрәнүдән тыш спорт әзерлеге дә үтә һәм физик торышын ныгыта.
— Студиядә нинди белгечләр эшли?
— Эшчәнлекне тәүдә берүзем башлап җибәргән идем. Бүген исә төркемнәр саны артуга бәйле, ярдәмчеләрне җәлеп иттем. Хәзер бездә ике тренер (Дарья Андреевна Соболева һәм Карина Рушан кызы Шәрибҗанова), шулай ук администратор эшли. Моннан тыш хореограф эзлибез, чөнки әлеге вакытта мин бу вазыйфаны җитәкчелек эше белән берлектә башкарам. Киләчәктә студия эшен тагы да күләмлерәк итү теләге дә бар.
— Бер баланы тәрбияләү дә җиңел түгел, ә сездә алар йөздән артык...
— Минем карашка, сабыйлар белән эшләүдә иң мөһиме — игътибарлылык, һәр нәрсәне тоя-сизә белү. Бу күнекмәләрнең дөрес үтәлешенә булышачак. Шулай ук балаларда эш гамәлләренә кызыксыну уяту зарур. Әгәр педагог 3-4 яшьлек балаларны мавыктыра ала икән, бу үзе зур җиңү дигән сүз. Студиягә йөрүче кызлар, малайларның һәрберсе үзенә генә хас сыйфатларга ия. Аларның холык-фигыльләре, сәләтләренә туры килердәй белем-күнекмәләр бирергә тырышабыз.
… Мәкаләмне «Пластилин» бию мәктәбенең Инстаграмдагы битендә нәни тәрбияләнүчеләр язып куйган сүзләр белән тәмамлыйсым килә: «Һәр кеше дә җиңәргә ярата, әмма һәркем дә эшләргә яратамы?» (Марк Спитс) Әйе, без яратабыз! Чөнки остазыбыз Диана Җәмилевна эшләргә генә түгел, ә тагы да үсәргә, югары үрләргә омтылырга да теләк уята».