+15 °С
Облачно
События и факты
12 Февраля 2021, 10:13

Күңелле экскурсия.

Туган районыбызны тирәнрәк өйрәнү максатыннан 5 класс укучылары тарихи-туган якны өйрәнү музеенда һәм яңа модельле үзәк китапханәдә экскурсиядә булдылар. Музей да, китапханә дә соңгы вакытта бик куп үзгәрешләр кичергән: матурланган, баетылган. Биредә булган һәркемдә туган ягыбыз турында бик матур хәтирәләр генә кала.Укучыларның хис-тойгыларын сезгә дә җиткерәбез.

Туган районыбызны тирәнрәк өйрәнү максатыннан 5 класс укучылары тарихи-туган якны өйрәнү музеенда һәм яңа модельле үзәк китапханәдә экскурсиядә булдылар. Музей да, китапханә дә соңгы вакытта бик куп үзгәрешләр кичергән: матурланган, баетылган. Биредә булган һәркемдә туган ягыбыз турында бик матур хәтирәләр генә кала.Укучыларның хис-тойгыларын сезгә дә җиткерәбез.
Ризванова Илнара:
Автобус белән килеп төшүгә, бик матур бинаны күрдек. Ул без күрергә теләгән китапханә булып чыкты. Анда безне якты йөзле апалар (Рамазанова Алсу Ниловна, Шиль Наталья Германовна) каршы алды. Алар китапханә турында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Китапханә берничә зонага бүленгән: яшькә карап китап укучылар зонасы; кече яшьтәгеләр зонасы, интеллектуаль уеннар үткәрү зонасы, уен залы, музыкаль инструментлар залы, ял итү зонасы. Интерактив өстәле булган зонада төрле төсле кресло һәм диваннарда утырдык. Әкияти матурлык белән хозурландык.
Гәреев Илмир:
Китапханә бик зур һәм якты. Анда телевизорлы һәм уен приставкалары булган зал безне җәлеп итте. Рамис абый уеннар уйнатты. Миңа бигрәк тә электрон китаплар, интерактив панель (со шлемом виртуальной реальности) ошады. Шулай ук кече яшьтәге балалар белән килгән китап укырга яратучы ата-аналар өчен бар уңайлыклар булу да шатландыра.
Пенязев Денис, Гәлләмов Илнур:
Музыкаль инструментлар да бар китапханәдә. Без гитарада да, барабанда да, пианинода да уйнап карадык. Бик күңелле булды безгә анда. Китапханәдә булган кайбер яңалыкларны телевизорда гына күргән бар иде.
Сакаева Ләйсән, Мөхетдинов Рөстәм, Мәхмүтова Алина:
Безгә исә музей ошады. Музей залларында элекке тормышка кайттык. Бар әйбер агачтан: җеп эрләү җайланмасы, палас туку станогы, ашлык эшкәртү әйберләре. Күмер үтүк, элекке акчалар да бик кызык булып тоелды. Үзебезнең як рәссамнарының эшләрен дә күрдек.
Безне каршы алган музей җитәкчесе сөйләвеннән Бөек Ватан сугышына багышланган бүлектә бик күп мәгълүмат алдык. Тын да алмыйча коточкыч сугышның тәүге көннәре турында тынладык, өчпочмаклы хатларны күрдек, сугышта катнашкан райондашларыбыз фотолары урнаштырылган стенд белән таныштык. Үз районыбыз кешеләре турындагы мәгълүматлар безнең өчен яңалык булды.
Хәмәдиаров Ранис, Хәмәдиаров Нәфис:
Китаплардан укып мамонтлар турында белә идек, ә район музеенда сөяген һәм зур тешен күрү – безнең өчен зур куаныч булды. Ул безнең якларда да яшәгән икән.
Мухамадиев Ислам, Әхмәтшин Илназ:
Безгә борынгы акчалар коллекциясе ошады, чөнки аларны күрү күптәнге хыялыбыз иде. Аларның һәрберсен җентекләп карадык. Әгәр иске акча тапсак, һичшиксез музейга илтеп бирәчәкбез.
Бикмәева Илмира, Мирзоева Сабина, Першова Аида:
Музейда йөргән чакта үзеңне икенче бер сихри дөньяга эләккәндәй хис итәсең, күнелең үсә. Үзебезгә бик күп файдалы мәгълүмат тупладык. Мәсәлән, гади генә кәгазьдән нинди матур әйберләр ясап була икән! Кәгазь салфеткалар коллекциясе үзе ни тора. Башкорт халкының милли киемнәре дә, тирмәләр дә кызыксыну уята. Экскурсия бик ошады.
Ситдиков Илназ, Мирзоев Алиджон:
Безгә музейның табигатькә багышланган өлеше ошады.Анда үзеңне урмандагы кебек хис итәсең. Агач артына басып бүре, төлкене, ботактагы ябалакны, карчыганы күзәтәсең. Хәтта аларның тавышларын да ишетәсең кебек...
Безгә шундый кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия оештырганнары өчен мәктәп администрациясенә, класс җитәкчесе Әлфия Исхак кызы Габитовага, музей һәм китапханәдә якты йөз белән каршы алган, бик файдалы мәгълүмат биргән апаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Нәфилә Кәбирова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Читайте нас