+19 °С
Ясно
События и факты
2 Февраля 2021, 11:11

Альберт Уразмәтов бүген бездә кунакта

Бүген “Етегән“гәзитендә кунакта - билгеле сатира һәм юмор остасы чыгышы белән Чишмә районы Калмаш авылыннан булган Альберт Уразмәтов.

Сәхнәдә эшләү дәверендә аны Туймазы генә түгел,ә бөтен республика ла үз итеп өлгерде. Әлеге вакытта аның дистәләгән популяр сәхнә образы бар.
- Альберт Фәнил улы,ә Сезнең кайсы образыгыз тамашачы күңеленә күбрәк хуш килә?Аны тасвирлап бирсәгез иде.
-Уйлап та тормый әйтә алам, бу Габдрашит абзый образы,тамашачылар нәкъ аны ныграк ярата һәм көтеп ала. Кайвакыт хәтта тамашаларда”Ә Габдрашит абзый киләме?” дип сорыйлар. Ул урта яшьләрдәге абзый, үзенә зуррак үлчәмдәге костюм кигән,төрле программаларда тамашачылар алдына колхоз рәисе яисә клуб мөдире образында чыга.
- Сез эстрада артистлары белән генә түгел,ә театр актерлары белән дә чыгыш ясыйсыз.Шул турыда да сөйләп китсәгез иде.
-Спектакльләргә һәм концертларга төрле халык килә,кайвакыт театр сөючеләр эстрада җырчыларын,ә кайберәүләр киресенчә,актерларны белми.2014 елда “Нур”театрында Рида Фахрисламова катнашкан чираттагы спектакльне карагач,аны эстрадага чакырырга булдым.Тиздән эстрадада Альберт Уразмәтов һәм Рида Фахрисламова (Габдрашит һәм Гөлбирә) тандемы барлыкка киләчәк.Әйткәндәй “Нур” театрына Риданы карарга бик күп тамашачы йөри. Аны шаяртып,театрның “Бомбасы”диеп йөртәләр.
- Яңа программа турында сөйләгез әле,ул ничек дип атала?
- “Кунак ашы”-дип атала. Сюҗет буенча гади авыл клубы хезмәткәрләре клуб ачылу уңаеннан дәрәҗәле кунакларны бәйрәмгә көтә. Килгән кунакларны ничек каршы алырлар да,килеп чыккан каршылыкларны ничек җиңеп чыгарлар, әлегә сер булып калсын...
Читайте нас