Куе, озын, сөрмәле керфекләр турында хыялланмаган гүзәлкәйләр бармы икән? Булса да бик аздыр андыйлар. Матур керфекләр күз карашларын ягымлырак ясый, йөзгә күркәмлек өсти. Соңгы елларда керфек үстерү модасының популярлашып китүе дә шуңа бәйледер. Бүген сезне әлеге юнәлештә хезмәт куючыларның берсе — матурлык индустриясе остасы Ибәтуллина Айгөл Фәсхетдиновна белән таныштырасыбыз килә. Ул Октябрьский шәһәренең Ленин проспекты, 50нче йортта урнашкан студиядә эшли. Мастер-стилист белән әңгәмәне гәзит укучыларына да тәкъдим итәбез.
— Айгөл, керфек үстерү (лэшмейкер) һөнәренә ничек килдегез?
— Хәерле көн, барыгызга да кайнар сәламнәремне юллыйм! Матурлык өлкәсендә 5 ел эшлим. Гүзәл затларны тагы да күркәмрәк итәсем килә, керфек үстерү белән дә шул максаттан шөгыльләнә башладым. Әлбәттә, матурлык индустриясендә эшли башлау турындагы карарны кабул итү җиңелдән булмады. Билгесезлеккә адым ясау булды ул, чөнки тәҗрибә-күнекмәләр, клиентлар да юк, гомумән, яңа юнәлешне нәрсәдән башларга кирәклеген дә күзалламый идем әле. Нәтиҗәдә, дөрес карар кабул иттем. Хәзер ул вакыттагы чагыма әйләнеп кайтсам: «Айгөл, син молодец, һәрчак алга бар, төшенкелеккә бирелмә, бу өлкәдә уңышка ирешә алмаганнарны тыңлама», — дияр идем.
— Студиядә нинди хезмәтләр күрсәтелә?
— Бүгенге көндә керфек үстерү белән генә шөгыльләнәм. Июнь аенда лэшмейкер эше буенча курслар оештырырга ниятлим.
— Шәһәрдә лэшмейкер хезмәтенә ихтыяҗ зурмы?
— Әйе, елдан-ел beauty индустрия популярлаша бара. Бүген хәтта ир-егетләр дә маникюр, каш ясау, керфек үстерү һөнәрләренә укый, чөнки бу хезмәтләргә сорау бар һәм алар яхшы табыш та китерә. Күбрәк кулланучыларны җәлеп итү максатында мастерлар даими осталыкларын арттырырга, үз эшен сыйфатлы башкарырга тырыша.
— Матурлык индустриясендә тәүге адымнарын ясаучыларга киңәшләр?
— Әйләнә-тирә мохитне үзгәртегез. Һәрчак алга, үсешкә омтылыгыз, куелган максатлардан читләшмәгез. Төшенкелеккә еш биреләсезме, клиентлар белән бәхәс туамы, эшегезнең сыйфаты канәгатьләндермиме? Курс сатып алыгыз! Бу акчаны юкка сарыф итү түгел, ә бәлки үз файдаңа яхшы инвестиция булачак.
— Ахыргы сорау: һөнәрегез тормышыгызны ничек үзгәртте?
— Лэшмейкер эше миңа кешеләргә кирәклегемне тоярга, үземә ышанычны арттырырга булышты. Бүген һәр көнгә сөенеп, үз-үзем белән тулы аһәңлелектә, мин кабатланмас, үзенчәлекле шәхес, дип яшим.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Айгөл! Сезгә эшегездән тик яхшы тәэссоратлар гына алуыгызны, барлык башлангычларыгызда уңышлар, күбрәк рәхмәтле клиентлар телибез.
Кадерле дуслар! Тирә-юньдәгеләрне сокландырырдай, карашыгызга назлылык, серлелек өстәрдәй озын, куе керфекле буласыгыз килсә, үз һөнәре остасы булган мастер-стилист Айгөл Фәсхетдиновнага мөрәҗәгать итегез. Язылу өчен шушы ссылканы ????https://www.instagram.com/aigul_sugar/???? куллана аласыз.