20 майда үзләренең һөнәри бәйрәмен — Бөтендөнья травматолог көнен 1нче шәһәр дәваханәсенең 1 стационарында (Октябрьский шәһәре) урнашкан травматология һәм ортопедия бүлеге хезмәткәрләре билгеләде.
Травматология: элек һәм хәзер
Тарихи сәхифәләргә күз салсак, травматология һәм ортопедия бүлегенә нигез 1955 елда салына. Бу вакытта ул 50 ятак урынга исәпләнгән була. Бүген биредә 20дән ашу хезмәткәр (бүлек мөдире, 3 травматолог, 2 нейрохирург, 15 шәфкать туташы һәм башкалар) эшли. Алар Октябрьский шәһәреннән тыш, Туймазы, Ярмәкәй районнарында яшәүчеләрне, шулай ук М5 федераль трассасы өлешен хезмәтләндерә. Ырынбур өлкәсе, Татарстан республикасыннан да мөрәҗәгатьләр килә. Бүлек нигезендә травматология-ортопедия һәм нейрохирургиянең муниципальара медицина үзәге эшли, 2 операция бүлмәсе (травматология һәм нейрохирургия-ортопедия) гамәлдә, анда шушы өлкәгә кагылышлы барлык төр операцияләр (елына 1000нән артык) ясала.
Травматология һәм ортопедия бүлеген Октябрьский шәһәренең баш травматологы, югары категорияле ортопед-травматолог, Башкортстанның атказанган табибы, РФ сәламәтлек саклау Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Мирзаһит Баһаутдинов җитәкли. Үз эшенең чын остасы булган бүлек мөдире кул астында эшләүче медиклар командасына яшәү белән үлем арасында булган кешеләрне коткару, катлаулы операцияләр эшләү, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләнү очракларын дәвалау бурычы йөкләтелгән.
Мирзаһит Мөсәвир улы — гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган тәҗрибәле табиб. Тумышы белән Бүздәк районыннан. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң «фельдшер эше» белгечлеге буенча медицина училищесында укый. Армиядә медсанбатта хезмәт итә, аннан кайткач, ВЛКСМның 15 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә.
Югары белем алгач, юллама буенча Октябрьскийга эшкә җибәрелә. 1987 елда, эш тәҗрибәсе булган медицина белгече шәһәребезгә килә.
— Октябрьский тиз арада күңелемне яулады, — ди Мирзаһит Мөсәвирович. — Республикада иң яхшылардан саналаган травматология бүлегенә эшкә урнашу зур уңыш булды. Биредә эшли башлаганда бүлек белән табиб-травматолог Фәнис Нәбиуллин җитәкчелек итә иде. Яшь белгеч кайсы гына һөнәрне сайламасын, аның һәрчак киңәш бирүчесе, остазы була. Бүлек мөдире дә минем өчен нәкъ шундыйлардан булды, аның үрнәге һөнәри яктан үсешергә булышты.
Иң авыр очраклар белән эшлиләр
Травматологларга көнкүрештә, производствода һәм башка шартларда иминлек кагыйдәләрен үтәмәүчеләр дә, юл-транспорт һәлакәтләрендә, көнкүрештәге һәм җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә каза күрүчеләр дә мөрәҗәгать итә. Бүлекнең югары эшчәнлек нәтиҗәләре тәү чиратта медицина белгечләренең фидакарьлегенә, үз хезмәтен зур җаваплылык һәм һөнәри осталык белән башкаруына бәйле. Заманча җиһазландырылган бүлектә янбаш-бот буыннарын эндопротезлау, тез-кулбаш буыннары артроскопиясе, кул чугына, аяк табанына ортопедик, умырткалык баганасына, баш сөягенә нейрохирургик операцияләр ясала. Шунысын билгелисе килә: яшь белгечләр саны да арта. Алар белем-осталык ягыннан сынатмый, уңышлы операцияләр үткәрә.
— Травматология бүлегендә кешеләргә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен барысы да эшләнә. Кайбер операцияләр сәгатьләр буе дәвам итә, без моңа күнеккән инде. Травматологларга кешене чын мәгънәсендә өлешләп җыярга туры килә. Бик сирәк очракларда гына пациентлар республика хастаханәсенә озатыла, — ди Мирзаһит Баһаутдинов.
2000нче еллардан Октябрьский травматологиясе һәм ортопедиясе шактый алга китеш ясый. Егерме ел элек табиблар кулланышында спица, гипс ишеләр генә булса, бүген алар заманча чит ил инструментлары, имплантантлар, пластиналар, штифтлар белән эшли.
— Киләсе буын табибларга калдырырлык мирасыбыз бар. Агымдагы ел башыннан югары технологияле операцияләр (нейрохирургия һәм ортопедия юнәлешендә) үткәрүгә 20 квота алдык. Операцияләр дүрт тапкырга күбәйде, бу үз чиратында сыйфатлы инструментлар куллануны таләп итә, — ди Мирзаһит Мөсәвирович. — Хәзер без элеккеге кебек гипс салмыйбыз. Пациент инде икенче көнне үк хәрәкәт итә ала, гипс белән йөргәндәге кебек уңайсызлык тоймый. Октябрьский табиблары иң катлаулы операцияләрне эшләүгә дә сәләтле. Мәсәлән, алар аякларның озынлыгын һәм формасын төзәтә ала. Бәләкәй буйлы булу ошамый икән — мәсьәлә хәл ителә. Безнең табиблар республикада беренчеләрдән булып артроскопик җайланмалар кулланып, тез-кулбаш буыннарына операцияләр эшләүгә кереште. Аларны югары дәрәҗәдә травматолог Венер Ягудин һәм Сабитов Рөстәм башкара. Ун ел элек бүлектә арка һәм баш миендә нейрохирургик операцияләр ясала башлады. Бу өлкәдә Шамил Шиһапов эшли. Кул чугы сеңерләрен тергезү буенча җитди операцияләрне Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта тиешле белем алган югары категорияле белгеч, БРның сәламәтлек саклау отличнигы, табиб травматолог-ортопед Илшат Насыйбуллин үткәрә. Шулай ук әлеге юнәлешне травматолог-ортопед Вадим Гайнуллин да үзләштерде. Аерым игътибарга һәрчак сафта булган ышанычлы ярдәмчеләр — шәфкать туташлары лаек, алардан башка безнең эш мөмкин түгел.
Мирзаһит Мөсәвирович һөнәри планнар белән дә уртаклашты:
— Беренче чиратта бүлекне ремонтлау турында хыялланам. Җиһазларга килгәндә, быел күчмә цифрлы аппаратлы булдык. Хәзер яңа артроскопик стойка һәм С-дуга төрендәге рентген җайланмасы кайтарылуын көтәбез.
Мирзаһит Мөсәвирович зур тәҗрибәгә ия булса да, белемен камилләштерүне дәвам итә. Ул конференция-семинарларда даими катнаша. Үзе дә укый, хезмәттәшләрен дә шуңа өнди. Эш дәверендә илнең төрле почмакларында (Санкт-Петербургтан алып Иркутскка кадәр) укуларда булган.
— Һөнәри эшчәнлеккә бәйле яңалыклардан һәрчак хәбәрдармын, — ди хөрмәтле табиб. — Медицина белгечләре элекке тәҗрибә белән берлектә заманча алымнарны кулланырга, белемен үстерергә, шулай ук үз эшен зур җаваплылык белән ихластан яратып башкарырга, кешеләр белән уртак тел таба белергә, рәхим-шәфкатьле булырга тиеш.
… Сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючылар тәүлек әйләнәсенә эшли, авыруларны кабул итә, дәвалау чаралары, операцияләр үткәрә, кизүдә тора. Көненә 50дән артык пациентны кабул итәргә дә туры килә аларга. Физик кына түгел, зур ихтыяр көче, сабырлык та таләп итә бу хезмәт. Хөрмәтле медицина белгечләренә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле тормыш телибез. Авырулардан рәхмәт сүзләре ишетеп кенә эшләргә язсын!