+20 °С
Облачно
Общие статьи
2 Апреля 2021, 11:53

Агач уенчык ясау — уен эш түгел!

Бала өчен уенчыклар зур әһәмияткә ия. Чөнки ул алар аша олылар дөньясын таный башлый, сәләтләрен үстерә, яңа белем-күнекмәләр ала. Хәзерге заманда кибетләрдә нинди генә уенчыклар юк. Файдалы да, кызыклы да, хәвефсез дә булган «дөрес» уенчыкны ничек сайларга соң? Бу сорауга җавапны шушы мәкаләдә табачаксыз, дуслар!

Бала өчен уенчыклар зур әһәмияткә ия. Чөнки ул алар аша олылар дөньясын таный башлый, сәләтләрен үстерә, яңа белем-күнекмәләр ала. Хәзерге заманда кибетләрдә нинди генә уенчыклар юк. Файдалы да, кызыклы да, хәвефсез дә булган «дөрес» уенчыкны ничек сайларга соң? Бу сорауга җавапны шушы мәкаләдә табачаксыз, дуслар!
«Wood Kubik» агач уенчыклар остаханәсе турындагы мәгълүматка мин, гадәттәгечә, Инстаграм киңлекләрендә тап булдым. Биредә тәкъдим ителүче уенчыклар шунда ук игътибарны җәлеп итте. Нәрсәсе белән дисезме? Хәзер сөйлим. Беренчедән, остаханәдә бернинди химик буяулар кулланылмый. Уенчыклар экологик чиста чимал — агачтан (нарат, каен, карагай һәм имән) кисеп-сырлап ясала, җентекләп шомартыла һәм җитен мае белән каплана. Сәламәтлек һәм табигыйлык беренче урында, димәк! Икенчедән, бу уенчыклар универсаль, ягъни алар белән шөгыльләнү сабыйларга да, олыларга да кызыклы булачак. Өченчедән, агач эшләнмәләр озын гомерле булуы белән аерылып тора, аларда балачак истәлекләре, гаиләдәге җылы мохит күп еллар дәвамында сакланачак.
«Wood Kubik» остаханәсе турында күбрәк мәгълүмат алу өчен аның хуҗалары — Ләйсән Абзал кызы һәм Руслан Мәсәлим улы Шәрифуллиннарга мөрәҗәгать иттем. Ләйсән ханымга сүз бирик.
— Хәерле көн, хөрмәтле гәзит укучылар! Таныш булыйк — без илебезнең гүзәл төбәге — Башкортстанда яшәүче Ләйсән һәм Руслан Шәрифуллиннар гаиләсе. Икебез дә тумышыбыз белән Серафимовка бистәсеннән, бер мәктәптә укыдык. «Wood Kubik» исемендәге агач уенчыклар остаханәсен ике ел элек (2019 елның җәендә) кызыбыз Амира һәм улыбыз Артур белән бергә ачтык. Бу урында балаларыбыз турында сөйләп үтәсе килә. Артур — кыю, ышанычлы рыцарь. Ул әтисе кебек вак детальләргә игътибарлы, әнисеннән инде иҗадилыкны алган. Улыбыз машиналарга гашыйк. Дүрт тәгәрмәчле дуслары турында барысын да белә, аларга техник карау һәм ремонт үткәрә. Принцессабыз Амира күптөрле сәләтләргә ия, гимнастика белән шөгыльләнә. «Әни, мин барысын да эшли алам, — ди Амира. — Син дә моңа сәләтле. Уңышка ирешү өчен нибары вакытны дөрес бүләргә кирәк». Кызыбыз сәнгать мәктәбенә йөрмәсә дә, рәсем ясарга бик ярата. «Нәрсә дә булса эшләр өчен мотлак рәвештә дипломың һәм остазың булырга тиеш түгел. Күңелең белән ничек хис итәсең, шулай эшлә», — ди ул. Без, олылар, балаларны гомер буена өйрәтәбез, шул ук вакытта аларның бездән дә яхшырак остаз булуын сизми дә калабыз. Ә бит ул-кызларыбыз безне бүгенге көн белән яшәргә, һәр мизгелнең кадерен белергә өйрәтә.
Кубикларга ничә яшь?
— Тарихи сәхифәләргә күз салсак, кубикларның 2100 ел элек барлыкка килүен күрәчәкбез. Моны күз алдына китерә аласызмы?! Беренче тапкыр алар турында Рим ораторы Цицерон безнең эрага кадәр Iнче гасырда ук сөйләгән. Ә 500 елдан соң дин белгече Иероним кубикларда сырлап хәрефләр төшерергә тәкъдим иткән. 1820 елда инде АКШ-ның Бруклин шәһәрендә агач кубикларны зур күләмдә җитештерү предприятиесе ачыла.
«Барысы да... өстәлдән башланды!»
— Шәхсән үзебезгә килсәк, агач уенчыклар ясау белән очраклы рәвештә мавыгып киттек. Руслан эпоксид сумала белән шөгыльләнә иде һәм ул массивтан берничә өстәл эшләде. Ә материал калдыкларыннан кубиклар сырлап кисеп, өйгә алып кайтты. Мин аларны шкафка куйдым һәм берничә айга оныттым. Отпускка җыенганда гына кубиклар искә төште. Ике тәүлек буе поездда барачакны уйлап, аларны да үзебез белән алырга булдым. Әлбәттә, агач кисәкләренә әлләни зур өметләр багламадым. Юлда балаларның «әни, күңелсез», «планшетта уйныйсы килә», «әле озак барасымы?» кебек зарларын тыңларга рухи яктан әзер идем. Әмма нык ялгышкан булып чыктым. Без балаларны юл буена диярлек ишетмәдек. Улыбыз кубиклардан корылмалар ясауга, каһарманнар уйлап табуга башаяк чумды. Апасы да аңа бу эштә булышты.
Гади агач уенчыкның балаларны сәгатьләр дәвамында мавыктыруга сәләтле булуын нәкъ менә шул вакытта аңладык. Остаханә ачу турындагы беренче уйлар да шунда, Абхазиягә барган юлда туды. Без тылсымлы көч бирү урынына эләккән кебек булдык. Сәяхәттән соң бер ай үтүгә, «Wood Kubik» агач эшләнмәләр остаханәсен ачтык. Аның эшенә гаиләбезнең барлык әгъзалары да өлеш кертә. Руслан фрезерлы станокта «тылсым» тудыра һәм осталарча шомарту җайланмасында эшли. Балалар кызыклы тәкъдимнәр, уеннар уйлап таба, яңа кубикларны сыный. Ә мин исә имәннән эшләнгән «сабый»ларны мамык (хлопок) капчыкларга салып куям һәм алар турында әкиятләр иҗат итәм.
Инстаграмдагы сәхифә турында
— Безнең өч балабыз бар. Кызыбыз һәм улыбыз белән таныштыгыз инде. Ә менә өченче «сабыебыз» кем соң? Ул — Инстаграмдагы блогыбыз! Мин аны планлаштырмадым, барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Ирем Руслан сыйфатлы уенчыклар ясау хыялы белән янды. Балалар нинди дә булса яңалык сорады. Нәтиҗәдә кубиклар остаханәсе барлыкка килде. Эшләнмәләр бар икән, димәк, алар турында сөйләргә, таныштырырга, күрсәтергә кирәк. Интернеттагы битебез бу эштә төп ярдәмче булды. Анда күп сандагы мәгълүмат туплана: уенчыкларның ничек ясалуы, төрләре, кулланылышы, файдасы турындагы сәхифәләр, кубикларга кагылышлы кызыклы фактлар, белгечләр киңәшләре, агач эшләнмәләрне саклау серләре һәм башкалар. Әйткәндәй, 1 кубикны ясауга якынча 15 минут сарыф ителә. Стандарт җыелмада 24 деталь бар. Бу санны унбишкә тапкырласаң, 360 минут, ягъни 6 сәгать була. Димәк, агачтан мавыктыргыч уенчык шул вакыт аралыгында эшләнә.
Остаханәдә нинди уенчыклар бар?
— «Wood Kubik»та түзем, игътибарлы булырга өйрәтүче, фикерләү сәләтен арттыручы, белем бирүче әсбаплар, башваткычлар күп.
Туми Иши башнясы (агач ташлар), дженга, йога-котобалансирлар, башваткычлар, агач һәм фанерадан тартмалар, домино, алфавит һәм башка эшләнмәләргә матур котлау сүзләрен, ихлас теләкләрне дә язарга мөмкин. Бүләкне адресатка илтеп бирү хезмәте дә бар.
Кайбер уенчыклар белән танышып үтик. «Алфавит» җыелмасындагы кубикларның һәр ягы хәрефләр, саннар, математик билгеләр белән тамгаланган. Бу уенчык алфавитны тиз һәм җиңел үзләштерергә булыша, хәтер һәм игътибарны арттыра. Ярымшарлы такта хәрәкәтләрнең үзара ярашканлыгын, зиһенлелекне, оештыру һәм фикерләү сәләтен үстерә.
Баланы ничек санарга өйрәтергә? Бу эштә ата-аналарга ярдәмгә «Счет» кубиклары киләчәк. Җыелмадагы уенчыкларга 1дән алып 10га кадәр саннар, аларны аңлатучы сүзләр, санны билгеләүче нокталар төшерелгән. «Тормышта иң мөһиме нәрсә?», дигән сорауга җавап табарга Туми Иши Япония кубиклары булышачак. Имәннән эшләнгән ташларда тормышның төрле өлкәләре чагылдырылган: сәламәтлек, хис-тойгылар, рухият, карьера, мөнәсәбәтләр, финанслар, шәхес. Алар ярдәмендә манара төзү уйларны тәртипкә сала, тынычландыра.
Агач уенчыклар ни өчен популяр?
— Пластик эшләнмәләр урынына экологик чиста, иҗатка өйрәтүче уенчык — иң яхшы бүләк ул. Мондый бүләк киштәдә эшсез тормаячак. Тумиклар белән уйнаганда балалар игътибарлы булырга, фикерләргә өйрәнә. Алар агач ташларны куллануның яңа ысулларын уйлап таба, уенчыкларга исемнәр бирә, мәгарәләр, таулар төзи. Кубиклар бөтен гаилә һәм дуслар белән уйнар өчен дә кулай булачак. Алар өйдә уңайлы, җылы мохит тудыруга сәләтле.
Агач эшләнмәләр сәламәтлек өчен дә файдалы. Бу уңайдан коррекция мәктәбе өчен эшләнмәләр һәм пособиеләр ясау тәҗрибәсе турында әйтеп үтәсе килә. Без аларны җентекләп, таләпләргә ярашлы эшләдек. Логопед-дефектологлар учреждение тәрбияләнүчеләренең башта эшләнмәләрне кулларына алып, алар белән сизү-тою ярдәмендә танышулары, аннары инде шөгыльләнә башлауларын аңлатты. Үзенчәлекле балалар өчен тоеп-белү хисләре, детальләрнең «тере» булуы бик мөһим. Әлеге мисалда мин тагын бер тапкыр дөрес юнәлештә эшләвебезгә инандым.
Агач эшләнмәләр өлкән яшьтәгеләргә дә килешәчәк. Туми Иши белән уеннар — Альцгеймер авыруын кисәтүгә булышучы чара. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, өлкәннәргә яңа нейроннар хасил булсын өчен даими аралашу, шулай ук стимуллаштыручы күнекмәләр кирәк. Дуслар белән агач ташлардан манара төзү көндәлек тормышның бертөрлелеген үзгәртергә, сәләмәтлекне ныгытырга булышачак.
Кубиклар кемгә һәм ни өчен кирәк?
— Яшь әнигә: сабыен кызыклы уен белән мавыктыру һәм үзенә бераз ял вакыты бүлү өчен. Йортка: табигый бизәү эшләнмәсе буларак. Кибеткә: нәни сатып алучылар күңелсезләнмәсен һәм олыларга комачауламасын өчен. Фотостудиягә: модельләр йөзендә төрле хисләрне чагылдыру максатында. Дәваханәгә: кечкенә пациентлар игелекле табиб Айболитның дәваларга гына түгел, уйнарга да яратуын күрсеннәр өчен.
«Гаиләбезне берләштерүче нәрсә...»
— Безнең фамилиябез, яшәгән өебез һәм эшебез уртак. Боларның һәммәсе дә әһәмиятле. Әмма гаиләбезне якынайтучы, гомуми хатирәләр һәм хисләр бүләк итүче тагын бер нәрсә бар. Бу — гореф-гадәтләребез. Алар гади, шул ук вакытта бик кадерле дә. Без бергәләп Гагарин паркында саф һава суларга, таныш сукмаклар буйлап кулга-кул тотынып йөрергә яратабыз. Эссе җәйләрдә дә, суык кышларда да әлеге гадәткә хилафлык итмибез. Туганнар белән дә даими элемтәдә торабыз. Еш кына бергә җыелып, табын артында яңалыклар белән бүлешәбез, планнар төзибез. Тагын бер күркәм гадәтебез — балалар фоторәсемнәрен кадерләп саклау. Альбомда гына түгел. Иң матурларын сайлап, электрон почтага җибәрәбез. Һәм туган көнендә кызыбыз яки улыбызга логин һәм пароль салынган конверт бүләк итәбез. Балачак иленә ачкыч буларак күзаллана ул. Мондый бүләк хәтердә сакланыр, киләсе буыннарга да ирешер дип ышанабыз.
Әйткәндәй, мин кечкенәдән күп балалы гаилә турында хыяллана идем. Һәм ул тормышка ашты! Бүген ике сабыем — күз нурым бар, моннан тыш, эшчәнлегем дә балаларга бәйле. «Wood Kubik» остаханәсендә яшь буын өчен уенчыклар ясасак, «Кубик Рубик» студиясендә исә балаларны укырга-язарга, санарга өйрәтәбез. Биредә шулай ук 1,5 яшьтән алып балалар бакчасы, мәктәпкә әзерлек, инглиз теле төркемнәре, арт-терапия, спиткубинг юнәлешендә эш алып барыла.
Читайте нас