+22 °С
Облачно
Общие статьи
11 Февраля 2021, 07:23

Татлы «әкият» тудыручы Мәвилә

«Торт пешерү — күңел юаткычым», — ди ул

«Торт пешерү — күңел юаткычым», — ди ул

Үзбәкстанның Алмалык шәһәрендә туып-үскән, Кырым татарлары нәселеннән булган искиткеч ягымлы, чибәр, зифа буй-сынлы сылукайның исеме дә күңелгә ятышлы — Мәвилә! Бу исемне йөртүчеләр игелекле, ярдәмчел, хезмәт сөючән була, алар дөньяны яхшырак итәргә хыяллана. Мәкаләм каһарманына да хас әлеге сыйфатлар. Максатчан, ныкышмалы булуы, тотынган эшне җиренә җиткереп башкаруы аңа күңеле сайлаган эш белән шөгыльләнергә дә, улларын тәрбияләргә дә булыша, тагы да югарырак үсешкә этәргеч бирә.
Мәвилә Садрееваның яраткан шөгыле — тортлар, десертлар, капкейклар һәм башка тәмлекәйләр әзерләү. Һәрчак камиллеккә омтылучы уңган-булдыклы ханымның һәр торты тәме ягыннан гына түгел, матур, үзенчәлекле бизәлеше белән дә аерылып тора.
«Торт пешерү — күңел юаткычым., — ди мәкаләм каһарманы. — Ул мине иҗатка илһамландыра, чиксез көч-куәт бирә, үсешкә өнди. Шушы эш аша мин уй-хыялларымны гамәлгә ашырам, тәҗрибәләр ясыйм, шулай ук камилләшәм дә. Күпләрнең хыялындагы эш дияр идем мин аны...».
Читайте нас