+2 °С
Ясно
Спорт
9 Октября , 10:12

Туймазының “көмеш буын” вәкилләре спорт ярдәмендә сафта

Быел Туймазының 26 пенсионеры гомуми физик әзерлек буенча күнегүләр өчен 3200 сумлык сертификатларны түләүсез алган. Күнекмәләр “Реформа” спорт клубында кич белән үтә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Туймазының “көмеш буын” вәкилләре спорт ярдәмендә сафтаТуймазының “көмеш буын” вәкилләре спорт ярдәмендә сафта
Туймазының “көмеш буын” вәкилләре спорт ярдәмендә сафта

Пенсионерлар спорт залына алдан килә – киенергә, яңалыклар белешергә һәм үткән күнегүләрдән алган хәл-тәэссоратларны уртаклашырга кирәк.

“Иртән күнегү ясарга һәвәсләштем, аннары көн буена чабам-йөгерәм”. “Минем баскычтан менгәндә сулышым кысылмый башлады”. “Ә мин идәннән әйбер күтәрү өчен җиңел иеләм, элек бу хакта уйлый да алмый идем”, - дип мактана алар уңышлары белән.

-Пенсионерларны өч ел элек күнектерә башладым. Программаны яшьләрен исәпкә алып төзедем. Башта алар авыр булмасмы дип икеләндем. Әмма хәзер ханымнарның йөкләнешне яхшы үтәвен күрәм. Мәшәкать шәхси физик мөмкинлекләрен исәпкә алып шөгыльләнүдә генә, - ди тренер Лилия Галимова. – Күнегүләр - атнага өч тапкыр, берәр сәгать. Көч күнегүләре һәм интерваль йөкләнешләр, тартылу-сузылуга күнегүләр бар. Күпләре, түләүсез сертификат буенча шөгыльләнгәннән соң, түләүле дәресләргә кала. Быел шөгыльләнергә теләүчеләр артты, шуңа күрә аларның барысын ике төркемгә бүләргә туры килде.

Спорт залына йөрүчеләрнең иң өлкәне Тамара Ануфриевага 76 яшь.

-Гомерем буена “спортта” мин, барыннан да бигрәк чаңгыны үз иттем, әмма ике аягымның да имгәнүе озакка сафтан чыгарды. Ләкин бирешмәдем, акрынлап хәрәкәт итә башладым һәм хәзер минем өчен спорт залындагы күнегүләр иртәнге яисә төшке аш кебек гадәти эш, - ди Тамара Николаевна.

Ә менә Зилә Будько - “Реформа”га түләүсез сертификат исәбенә беренчегә килүчеләрнең берсе.

  • “Туймазы хәбәрләре”ндә пенсионерларга республикадан шундый ярдәм – спорт белән түләүсез шөгыльләнүгә сертификат каралуын укып белдем. Ахирәтем белән МФЦга киттек, гариза һәм документлар тапшырдык, һәм шуның белән оныттык. Халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәгеннән шалтыратып, сертификат килеп алырга чакыргач, искә төште, - ди Зилә Заһир кызы. - Бер ай буе бик теләп шөгыльләндем. “Пеформа” спорт залының өемнән ерак булуы да куркытмады. Мин Түбәнкүлдә яшим, “Реформа “- тимер юл аръягында. Дәресләргә һәрвакыт җәяү бардым, җәү кайттым – бу бит өстәмә физик йөкләнеш!

  • Зилә Заһир кызы күптән түгел җиденче дистәне ваклаган, балачакта волейбол уйнаган. Спортта чыныкканлыгы тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итүеен белдерә, аларның буынына исә алар аз төшмәгән. Ул инде күптәннән чәмле озын гомерлелек клубында шөгыльләнә, буыннар гимнастикасы алып бара, клубтагы ахирәтләре белән бергә бассейнга, шугалакка, чаңгы базасына йөри. Быел ГТО нормаларын “алтын”га тапшырган.

  • - Пенсиягә чыгу белән эче поша башлаган кешеләр бар, янәсе балалары таралышкан, эшсезлектән җәфалана, тормыштан ямь тапмый. Мин алар белән килешмим! Спорт белән шөгыльләнергә, мавыгулар, фикердәшләр табарга кирәк, шул чагында тормыш чагу төсләргә тиенәчәк. Яшькә бәйле барлык изалану һәм мәшәкатьләр – башыбызда гына”, - ди тулы ышаныч белән пенсиядәге ханым.

Туймазының “көмеш буын” вәкилләре спорт ярдәмендә сафта
Туймазының “көмеш буын” вәкилләре спорт ярдәмендә сафта
Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас