+7 °С
Ясно
События и факты
16 Октября , 09:26

Туймазы юл эшчәннәрен бәйрәм белән котлап!

18 октябрь – Юл хуҗалыгы эшчәннәре көне

Добавить в предпочтительные источники Google
Туймазы юл эшчәннәрен бәйрәм белән котлап!Туймазы юл эшчәннәрен бәйрәм белән котлап!
Туймазы юл эшчәннәрен бәйрәм белән котлап!

Юл хуҗалыгы эшчәннәренең хезмәте күп очракта теләсә кайсы торак үзәгенең көндәлек тормыш сыйфатын билгели. Юллар буйлап автобуслар һәм “ашыгыч ярдәм” хәрәкәт итә, азык-төлек һәм ашлык ташыйлар, меңләгән кеше эш урынына һәм мәктәпләргә бара. Юлда иминлек тәэмин итү өчен бригадалар караңгыда эшкә килә, кышын юлларны кардан арчып, өши-туңа, һәм асфальт түшәгән биләмәдә эшен төгәлләмичә өенә кайтырга ашыкмый.

Яктырткычлар һәм киртәләр – хәвефсезлек максатында

Район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, 2026 елда муниципалитетта кимендә 10 километр асфальт түшәмә яңартылган, 15 километрдан артык юл ремонтланган, аларга вак таш-ком катнашмасы түшәлгән, 280 километр юл тигезләнгән. Кимендә 36 мең квадрат метр мәйданда чокырлар ремонтланган. Асфальт заводларында 25 мең тонна катнашма җитештергәннәр. Бәләбәй-Никлолаевка-Туймазы-Бакалы һәм Октябрьский-Ярмәкәй юлларының хәвефле өлешләрендә кимендә биш километр чикләү киртәләре урнаштырылган.

Хәзер Бишкурай-Атнагул-Яңа Бишенде юлында – Собханкул авылында, Туймазы-Кәкребаш юлында Исмаил һәм Кәкребаш авылларында, Бәләбәй-Туймазы-Бакалы юлында Төмәнәк авылында яктырткычлар урнаштыру эшләре алып барыла. Юл эшләрен районда ике оешма – “Башкиравтодор” җәмгыятенең Бүздәк юл ремонт-төзелеш идарәсе Туймазы участогы һәм “Автодор” башкара.

Асфальт – районга, минераль порошок - күрешләргә

“Башкиравтодор” җәмгыятенең Бүздәк юл-ремонт-төзелеш идарәсе Туймазы участогы ел дәвамында салкын асфальт-бетон катнашма белән чокырларны ремонтлый. Апрель уртасыннан, асфальт-бетон заводы эшли башлау белән, юлчылар чокыр-чакырлы биләмәләрдәге тузган катламны тергезә башлый. Быел мондый эшләр Түбән Троицкий һәм Югары Троицкийда, Туймазыда – юл кичүеннән Гафуров урамына кадәр өлештә, шулай ук Бишкурай-Атнагул юлында башкарылган.

Предприятие биләмәсендә Бәләбәй заводы өчен чимал әзерләүче тегермән эшли. Биредә көненә 30 тоннагача минераль порошок җитештерелә. Республикада шундый өч тегермән бар, тагын – Уфада һәм Белоретта. Порошок вак таш-мастикадан асфальт җитештерү өчен кирәк, аның белән республиканың Юл хуҗалыгы идарәсе заказы буенча автомобиль юлларының аерым өлешләрен ямыйлар. Мондый катнашма зур йөкләнешләр булганда аз чатный һәм бозлы яңгырда үзен яхшы яктан күрсәтә.

30 вагон – мәшәкать түгел!

Һөнәр бәйрәме алдыннан асфальт-бетон заводы төягече машинисты Рәмзил Нигъмәтуллин юбилеен билгеләгән. 65 яшен ул эшендә каршылаган, чөнки юлчыларның, сезон арасы булуга кармастан, эш-бурычлары җитәрлек.

Бер сменада Рәмзил Әхсән улы ике тоннагача йөк ташый – тимер юл станциясеннән вак таш һәм башка төзелеш чималлары китерә, асфальт-бетон заводы бункерына асфальт-бетон катнашма әзерләү өчен компонентлар төйәй.

Нигъмәтуллин, күтәрү краныннан башка, барлык төзелеш техникасына да идарә итә белә. Чөнки юлчы булып эшкә урнашканчы ул байтак еллар нефть базасында һәм тукылмаган чималлар фабрикасында эшләгән. “Башкиравтодор”да 10 ел хезмәт сала һәм пенсиягә чыгарга җыенмый да. Коллектив та, яхшы хезмәт хакы да ошый. Үзенең техникасын машинист үзе хезмәтләндерә, кирәк булган саен ремонтлый. Катлаулы очракларда улына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә – ул автослесарь.

- Әлбәттә башка предприятиеләргә караганда, биредә эшләве авыррак, чөнки ташырга гына түгел, авыр чималларны бушатырга да туры килә, ә бу эштә игътибарлы булуны таләп итә, - ди Нигъмәтуллин. – Кечкенә төягеч чүмеченә 1,3 кубометр сибелүчән чимал сыя, бу исә – бер тоннадан артык авырлык. Нигездә мин биш кублы техникада эшлим, ягъни йөкләнеш зуррак. Бервакыт Чиләбе өлкәсеннән 30 вагон вак таш кайтардылар. Аны төн уртасына кадәр бушаттым һәм заводка ташыдым. Хезмәтемнең күп кешеләргә кирәкле булуы ошый, чөнки юллардан барлык туймазылылар да файдалана.

Туймазы юл эшчәннәрен бәйрәм белән котлап!
Туймазы юл эшчәннәрен бәйрәм белән котлап!
Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас