

Туймазылы Диләрә Мөхәрләмовага 24 яшь, ул Гомумрусия “Кәсеп хатын-кызлары” җәмәгать оешмасы әгъзасы. Алты ел элек кыз “Эльриф” музыка берләшмәсен оештырган, анда балалар да, өлкәннәр дә барабанда, гитарада укулеледа уйнарга өйрәнә. Күптән түгел ул “Русиянең яшь эшкуары” премиясенең “Ялгыз эшләү” бүлегендә финалга чыккан. Киләчәктә нәрсә булачагы ноябрьдә йомгак ясалачак тавыш бирү нәтиҗәләренә бәйле.
Музыка берләшмәсе оештырганчы, Диләрә үзен төрле һөнәрләрдә сынап караган.
-Мин ишле балалы мохтаҗ гаиләдән, - дип сөйләде Диләрә. – Кыз туганнарның өлкәне буларак, әнигә ярдәм итү өчен 12 яшемдә эшли башладым. Билет сатучы, элемтә компаниясендә оператор, яшелләндерүче, фотограф, дизайнер, администратор булып эшләдем, “Балалар дөньясы” кибетендә идән юдым, “Пятерочка”да киштәләргә азык-төлек тезү белән шөгыльләндем. Теләсә кайсы эшкә алындым. Дөрес, җиңел булмады, аның каравы киләчәктә кирәге чыккан тормышны аңлау һәм танышулар барлыкка килде.
Бер үк вакытта мәктәптә, аннары юридик колледжда укыдым, аны тәмамлагач, хәтта полициядә эшләдем. Музыка һәрвакыт минем белән булды.
15 яшемдә гитара сыйныфы буенча музыка мәктәбен тәмамладым, шул вакыттан алып әлеге музыка коралыннан аерылганым юк. Дөрес, музыка һөнәремә әверелер дип уйлаганым булмады. Әмма 2020 елда бер музыка студиясендә администратор булып эшләдем һәм күргәннәремнән шулкадәр илһамландым, хәтта үземнең музыка берләшмәсен ачарга карар иттем, аңа “Эльриф” дип исем бирдем. Бүген анда 200ләп кеше шөгыльләнә. Иң яшь музыкантка – 6, иң өлкән укучыга – 67 яшь, ул бик сәләтле. Кулына беркайчан да гитара алмаган хатын ике айда коралны үзләштерде һәм ике җыр да өйрәнде. Минем белән бергә музыка берләшмәсендә өч кеше эшли – Динар Мөхәмәтдинов – барабанда, Алексей Прокушев гитарада һәм бас-гитарада уйнарга өйрәтә, Денис Гобәйдуллин белән укучылар гитара һәм электр гитарасын үзләштерә. Барлык педагоглар, шул исәптән мин, тиешле укыту үттек һәм өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтү хокукыбыз бар.
Без укучыларыбызга классик музыка белеме бирү максаты куймыйбыз. Безнең өчен иң мөһиме – кешеләрне музыка белән мавыктыру, алар өчен стөдиядә кулай шартлар булдыру, үзләрен таныту мөмкинлеге бирү. Рок-юнәлешкә басым ясыйбыз. Егет-кызлар белән рок-фестивалҗләргә барабыз, бәйгеләрдә катнашабыз. Декабрьдә Казанга балалар рок-студияләре бәйгесенә баруны күздә тотабыз. Кичке кино караулар оештырабыз – мотлак яхшы музыкалы, өстәл уеннары үткәрәбез, чәй эчәбез. Чәмләндерү өчен өчен егетләр балл системасы куллана башлады. Аларны биремнәрне вакытында үтәгән, мәгариф эшчәнлегендә, бәйгеләрдә катнашкан өчен бирәбез.
Балаларның студиядән тыш тормышы белән дә кызыксынабыз. Әгәр шәһәрдә балаларны тәмәке тарткан яки хәмер кулланган килеш очратсак, алар беән әңгәмә үткәрәбез, бу хакта ата-аналарына хәбәр итәбез. Ярдәм итмәсә, студиядән озату мәсьәләсен кузгатабыз. Бездә мондый олчраклар булды.
Дөрес, үсмерләр белән җиңел түгел, әмма алар белән уртак тел табабыз, балалар безгә теләп йөри. Аларның уку графигына җайлашу өчен, ялсыз, иртә таңнан кичкә кадәр эшлибез.
Барлык педагоглар, шул исәптән мин дә, үзмәшгуль. Шуңа күрә “Русиянең яшь эшкуары” премиясенең “Ялгыз эшләү” бүлегендә катнашам. Әгәр премия яулый алсам, республиканың башка шәһәрләрендә студия филиаллары ачарга телим. Рок-юнәлеш яшҗләр арасында хәзер киң танылу яулый.
Диләрәгә ярдәм итү өчен, молодой-предприниматель.рф сәхифәсенә керергә, “Ялгыз эшләү” бүлеген табарга һәм туймазылы өчен үз тавышыңны бирергә кирәк. Тавыш бирү 23 октябрьгә кадәр бара.