+12 °С
Облачно
События и факты
15 Октября , 05:05

Туймазылы дәүләт субсидиясенә җиһаз сатып алган һәм үзенең мөмкинлекләрен киңәйт

Шәһәребездә җитмеш төрле һөнәр иясе дип әйтә алырлык кешеләр бар. Ягъни аларның һөнәр осталыгы шулкадәр югары, тәҗрибәсе күпьяклы – бер үк вакытта ике өлкәдә дә эшне уңышлы алып бара алар. Һәм дәүләт аларга ярдәм итә. Шундый белгечләрнең берсе – су тәэминаты системаларын монтажлаучы 40 яшьлек Илвир Фәррахов. Быел апрельдә ул җәмәгать килешүе кысаларында субсидия алган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Туймазылы дәүләт субсидиясенә җиһаз сатып алган һәм үзенең мөмкинлекләрен киңәйтТуймазылы дәүләт субсидиясенә җиһаз сатып алган һәм үзенең мөмкинлекләрен киңәйт
Туймазылы дәүләт субсидиясенә җиһаз сатып алган һәм үзенең мөмкинлекләрен киңәйт

2006 елда Илвир Мәгъдекор улы “гомуми төзелеш эшләре мастеры” белгечлеге буенча Туймазы индустрия колледжын тәмамлаган. Яшь белгечне шундук “Импульс” идарәче компаниясенә чакырганнар. Җылылык һәм су тәэминаты торбаларын алыштыру бригадасына эшкә алганнар. Эш күп булган – ул чорда компания шәһәрдәге күпкатлы 15 йортны җентекле ремонтлауны үз өстенә алган. Яшь слесарь катлар арасындагы бетонны тишкән, иске тимер торбаларны кискән, алар урынына пластик торбалар урнаштырган.

- Мин һөнәрем буенча үсәргә һәм мөмкинлекләремне арттырырга теләдем, - ди Фәррахов. – Һәм “Уфагаз” компаниясенә эшкә урнаштым, анда газ-казанлык җиһазлары җыярга өйрәндем. Аннан Октябрьскийдагы “ОЗНА-Үлчәү Системалары” заводына күчтем, слесарьдан цех өлкән мастерына кадәр юл үттем.

2017 елда Фәрраховны Сургутка нефть җиһазларын диагностикалау һәм хезмәтләндерү өчен чакырганнар, вахта ысулы белән эшләгән.

-Вахта арасында ай буена өйдә тик утыра алмадым, - ди Илвир Мәгъдекор улы. – Пластик торбаларны эретеп ябыштыру өчен тәгаенләнгән үтүкне, болгарка, перфораторны табып алдым һәм акрынлап танышларыма су үткәрү һәм җылыту системаларын монтажлау хезмәтләрен тәкъдим итә башладым. Хәбәр тиз таралды, клиентларым барлыкка килә башлады.

Гаҗәеп, әмма шәһәрдә тимер суүткәргечле фатирлар калган иде әле. Алар буйлап су шырпы сыярлык тишектән генә ага иде. Кешеләр мондый краннардан ничек файдалангандыр. Эшем җитәрлек, әмма коралларга кытлык тойдым. Тора-бакча инвестицияләр кирәклеген аңладым.

Быел мартта анык җәмәгать килешүе программасы турында белдем. Халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Минем кәсеп-планымны мактадылар, әмма гаризамны кире кактылар, чөнки мин үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм хосусый затларга хезмәт күрсәтә, эшчеләр яллый алмыйм. Анык җәмәгать килешүләре программасының таләпләре шундый.

Апрельдә шәхси эшкуар сыйфатында теркәлдем, бәйгедә сайлап алу үттем. Миңа 350 мең сум күләмендә субсидия күчерделәр. Стенага зыян китерми генә беркетелә торган һәм эш тизлеген күп тапкыр арттыручы алмаз бораулау станогы; электрсыз йортларда эшләү өчен бензин генераторы, аккумуляторлар, куәтле перфоратор, шомарту машинасы, әмма иң мөһиме – казаннар һәм торбаларны юдырту корылмасы сатып алдым. Элек бу җиһазларның барысын да арендаларга һәм керемнең байтак өлешен сарыф итәргә туры килде. Минем өчен җәмәгать килешүенең ярдәме зур булды.

Туймазылы дәүләт субсидиясенә җиһаз сатып алган һәм үзенең мөмкинлекләрен киңәйт
Туймазылы дәүләт субсидиясенә җиһаз сатып алган һәм үзенең мөмкинлекләрен киңәйт
Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас