+10 °С
Ясно
События и факты
14 Октября , 08:30

Туймазыда мәрсин балыгы үрчетәләр

Туймазының мәрсин балыгы үрчетүче һәм кара уылдык җитештерүче предприятиесе проектта күрсәтелгән куәтлелеккә чыга

Добавить в предпочтительные источники Google
Туймазыда мәрсин балыгы үрчетәләрТуймазыда мәрсин балыгы үрчетәләр
Туймазыда мәрсин балыгы үрчетәләр
  • Кайбер кешеләр өчен кәсеп – акча эшләү ысулы гына түгел, ә көн саен һәм сәгать саен яңа үрләрне яулау мөмкинлеге дә. Беренче чиратта үз-үзенә, булдыра, эшли алуын исбат итеп, яңа максатлар кую.
    Эшкуар Владимир Григорьев – шулар исәбеннән. Берничә ел элек ул балык үрчетү белән шөгыльләнергә карар иткән һәм бу кәсептә уңышка ирешкән.
    Яңа көн – яңа максатлар
    2014 елда Владимир Григорьев Башкортстан көнчыгышындагы уңышлы эшкуарларынңы берсе саналган. Аның төзелеш-монтаж идарәсе эштән аз-азлап читләшеп, үзең теләгәңчә яши башларлык дәрәҗәгә чыккан. Ул исә, дөньяда барган хәлләрне һәм Көнбатышның санкция сәясәте катылануын күзәтеп, озакламый байтак чит ил “уенчылары” Русия базарыннан китәчәк һәм анда бик күп буш урыннар калачак, дип нәтиҗә ясаган. Эшчәнлекнең тагын бер юнәлеше турында уйланырга вакыт, димәк.
    -Ул вакытта башка килгән беренче уй – туклану продукциясе җитештерү. Шул ук вакытта әле беркемдә дә булмаганны җитештерәсе килде, - дип искә ала ул. – Семен Усов белән уйладык та, җәен балыгы үрчетү белән шөгыльләнергә карар иттек. Асрау җәһәтеннән бу балык талымсыз, авырлыкны тиз җыя, өстәвенә, моңа кадәр булган элемтә-бәйләнешләр буенча аны республиканың берничә шәһәрендә сатуга өмет зур иде.
    2019 елда барлык кредитларын, лизинг килешүләрен ябып, Октябрьский шәһәре читендә шәхси биналары барлыкка килгәч, кәсеп-партнерлар үзләренең ниятен тормышка ашырырга керешкән. Озакка сузмыйча Самардан махсуслаштырылган җиһаз кайтартканнар, ә үзләре Мәскәүгә балык үрчетү буенча юнәлешле күргәзмәгә юл тоткан. Бу сәфәр аларның киләчәк тормышын төптән үзгәрткән.
    -Йөреп, карап чыгарга гына уйлаган идек, әмма мәрсин балык үрчетүгә багышланган бүлектә тукталып калдык диярлек, - дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Илебездә бу балыкны күп еллар элек ничек үрчетүләре, совет власте чорында мәрсин балык үрчетүчеләрнең нинди кыенлыкларга таруы, бүген безнең алда нинди мөмкинлекләр ачылуы турында сәгатьләр буенча тыңладык.
    Күргәннәрдән соң, уйга калдык: “Бәлки җәен түгел, мәрсиндер?” Бу мизгелдә подрядчы безнең буш бинага бассейннар кертү белән мәшгуль иде. Без планнар үзгәрде, мәрсин балык үрчетү белән шөгыльләнәчәкбез һәм безгә хәзер цехларны инкубация, маймыч, яшь балык һәм товар балыгы үстерү һәм асрау өчен җиһазларга кирәк, дигәч, ул: “Алай булса, сезгә мәйданнар ике тапкыр күбрәк кирәк булачак”, - дип кенә әйтә алды.
    Шуннан башладык та: бинаны беренче һәм икенче катларга бүлеп плитәләр салдык. Эшләр 2021 елның 30 декабрендә төгәлләнде. 2022 елның маенда биредә урнаштырылган бассейннарга аталандырылган беренче 700 мең уылдык бөртеген җибәрдек.
    Бер атна да яшәмичә, алар барысы да һәлак булды.
    Ясалма интеллект ярдәм итәчәк
    Чакырылган белгечләр ярдәменә карамастан, икенче тапкыр да, өченчесендә дә һәлак булганнар. Балык үрчетүчеләр берничә айдан соң гына мәрсин балыкны үрчетү үзенчәлекләрен үзләштергән, аларның су температурасына, аның чисталыгына, утырту тыгызлыгына һәм башкаларга бик таләпчән булуы ачыкланган.
    Бер елдан, яз көне – яңа бәла: аларның бераз үскән балыкларны асрау өчен яңа гына җиһазлаган икенче мәйданчыгы урнашкан Ык елгасы ярсыган агымга әверелгән. Андагы оя-бүлемнәрдә асралган яшь балыкларның күбесе һәлак булган. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр биредә мондый хәл 10-12 елга бер тапкыр була дип аңлаткан. Әмма эшкуарларга бу гына җиңеллек китермәгән.

  • Берничә көн рәттән, күкрәктән бозлы суда торып, калган маймычларны коткардык. Бу борчу-мәшәкатьләр үткәндә калгач, башка акваториягә – Ярмәкәй сусаклагычына күчендек. - Ягъни бүген ябык бинада маймычлар чыгарабыз һәм аларны бераз үстерәбез, сулыкка исә товар авырлыгы җыярга җибәрәбез, - дип аңлата Григорьев.

    Владимир Николаевич сүзләренә караганда, эшчәнлекнең үзләре өчен яңа юнәлешенә салынган акча күләме 100 миллион сумнан артып киткән. Шул ук вакытта җиһазларның байтак өлешен үзаллы ясаганнар. Моннан тыш, сәнәгать эшчәнлеген тулысынча – су температурасын, аның пычрануын, андагы кислородны күздә тоту мөмкинлеге биргән компьютер программасы уйлап тапканнар. Таләп ителчә, зирәк автоматика хәлне үзе җайга сала. Мәсәлән, бассейнда су күләме кимесә. Бу эшчәннәрнең эшен шактый җиңеләйткән һәм кеше факторы тәэсирен мөмктн кадәр киметү мөмкинлеге биргән.

  • Күптән түгел предприятиедә ясалма интеллект куллана башлаганнар. Ул вакыйгалар үсешен фаразлау мөмкинлеге бирә. Бүген ул сафтан чыгарга торган насосның күпмегә чыдаячагын, иртәгә авырлык җыйган яшь балыкларны кайчан аерырга кирәклеген әйтеп бирәчәк.

  • - Без балыкны УЗВда үстерәбез (ябык су тәэминаты корылмасы шулай атала, анда кулланылган су агызып җибәрелми, күптапкыр чистартыла, кислород белән туендырыла һәм кире бассейнга кайтарыла – редакция иск.) һәм югары технологияле сәнәгатькә басым ясарга бурычлыбыз, - ди Григорьев. - Өстәвенә, аның барлык дәверләрендә дә. Ни өчен? Моны да мисалда аңлатып китәм. Без электр тәэминатының тотрыклы эшләвенә бәйле. Шуңа күрә безнең төп һәм өстәмә ЛЭП бар. Әмма былтыр бәла-казага юл куймас өчен, генератор да урнаштырырга булдым. Һәм нәрсә дип уйлыйсыз? Икенче көнне үк диярлек энергия-сәүдә оешмасы ремонт үткәрү өчен төп линияне туктатты, берничә сәгатьтән шоферы арбаны төшерергә оныткан үзбушаткыч өстәмә линияне өзде.Безне генератор гына коткарды.

  •  

  • Экспортка йөз тотып

  • Бүген Николо-Владимир мәрсин үрчетү фермасында (атамасы – эшкуарларның әтиләре хөрмәтенә бирелгән) мәрсин, чөгә, бестерны (кырпы һәм чөгә балыгының кушылдыгы) берничә токымын һәм хәтта кырпы балыгы үстерә, ул 18-19 елда гына җенси өлгерә. Биш ел элек әле бөтенләй гамәлдә булмаган балык үсрчетү хуҗалыгы бүген бйтен илгә танылган: ул Бөтенрусия “Ел эшкуары-2025” премисе нәтиҗәләре буенча “Авыл хуҗалыгы” бүлегендә өч алдынгы предприятие исәбенә кергән, биредә җитештерелгән кара уылдык “Русиянең алдынгы 100 товары” исәбендә.

  • - Безгә республика хөкүмәте саллы ярдәм күрсәтә, - ди Владимир Григорьев. - 2023 елда без тиңдәш финанслау шартларында икенче мәйданчык җиһазлауга (ябулы хуҗалык) 7,5 миллион сумлык грант, 2024 елда азык сатып алуга кимендә 1 миллион сум субсидия алдык. Моннан тыш, республика җитәкчеләре сусаклагыч биләмәсендә яр буен арендалау мәсҗәләсен хәл итәргә булышты, моның өчен рәхмәтлебез. Төрле оешмаларның тупсаларын күпме генә тапамадык, шул исәптән федерелаь югарылыкта да, нәтиҗәсез. Бу хакта республика хөкүмәтенең күчмә киңәшмәсендә игълан иткәч кенә хәл үзгәрде.

  • Әйтергә кирәк, мәрсин фермасын үстерү – тиз генә була торган эш түгел. Без шушы еллар дәвамында акча гына салдык. Бүген акрынлап үз-үзебезне аклый башладык – бу алга китеш. Хәзер күләмнәрне арттыру һәм сәнәгать үзкыйммәтен төшерү өстендә эшлибез. Мәсәлән, азык җитештерү өчен җиһаз сатып алырга җыенабыз.

  • Эшкуарларның планнарында – Башкортстан базарларына гына түгел, тоташ Русиягә чыгу, продукциясен чит илдә дә сатачак экспортерлар исәбенә керү. Якын чит илләрнең кайберләре кызыксыну белдерде инде. Күптән түгел Григорьев белән Усовның гомер-гомергә Русиянең барлык балык үрчетү хуҗалыкларына аны озаткан Астраханьга аталандырылган уылдык сата алуыннан чыгып фикер йөртсәк, Туймазы эшкуарлары өчен бу вакыт эше генә.

Туймазыда мәрсин балыгы үрчетәләр
Туймазыда мәрсин балыгы үрчетәләр
Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас