

Туймазылыларны Башкортстан Республикасы сәнәгать, энегетика һәм инновацияләр министрынының беренче урынбасары Тимур Герасимов, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Рушан Сәетов, Рамил Мәмлиев, Туймазы район хакимияте башлыгы Булат Мусин котлады һәм төбәк үсешенә зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. Үзләренең сәламләү чыгышларында алар нәкъ кешеләрнең эш сөючәнлеге һәм җаваплылыгы, аларның уртак максат хакына берләшә белүе республикабызның төп байлыгы һәм терәге булуын билгеләде.
Туймазы районының алдынгы кешеләрен бүләкләү бәйрәм кичәсенең чагу вакыйгасына әверелде. Аларны күпьеллык фидакарь хезмәте, һөнәр эшчәнлегендәге югары казанышлары һәм кече ватанының иҗтимагый-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен билгеләделәр.
Туймазылылар һәм районыбыз кунаклары төбәк җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты, анда икмәк-күмәч эшләнмәләреннән төзелеш чималларына кадәр тәкъдим ителгән иде. Таныштыруны кирпеч җитештерү һәм тоташ республика буенча торак төзү белән шөгыльләнүче “Кирпеч Холдинг”компаниясе үткәрде. Эшкуар Владимир Григорьевның Башкортстандагы бердәнбер мәрсин балык үрчетү фермасы продукциясе күргәзмәне караучыларда зур кызыксыну уятты. Кунаклар урындагы мебель, урын-җир кирәк-яраклары җитештерүчеләрнең продукциясен җентекләп карады. ШЭ Никитин С.А. “Мастер” технопаркында күптән түгел төрле-төрле урын-җир япмалары тегү цехы ачкан. Әлегә ул товарын маркетплейс аша гына сата, әмма киләчәктә оффлайн кибет ачуны күздә тота. Башкортстанда мебель кластерын җитәкләүче һәм вак кәсептән зур кәсепкә кадәр юл үткән Рамил Мәмлиев яңа эш башлаучы эшкуарга планнарын тормышка ашыруда ярдәм итә алган дәүләт ярдәме чаралары турында әйтте. Район хакимияте башлыгы Булат Мусин кәсепче-ханымны “Эшкуарлык сәгате”нә чакырды.
Күргәзмәнең бер өлешен Туймазы кул эшләре осталарының гамәли-бизәү сәнгате эшләнмәләре биләде.
Ләлә ЛАТЫЙПОВА