+7 °С
Облачно
Еңеүгә - 80 йыл
События и факты
22 Апреля , 05:34

Туймазыда яшәүче ханым - III Бөтенрусия “Халыкка хезмәт итү” премиясе лаураты

Туймазы районы буенча гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге белгече Динара Габдрәхимованы һәм Бөтенрусия премиясенең калган финалчыларын Русия президенты Владимир Путин котлады.

Туймазыда яшәүче ханым - III Бөтенрусия “Халыкка хезмәт итү” премиясе лауратыТуймазыда яшәүче ханым - III Бөтенрусия “Халыкка хезмәт итү” премиясе лаураты
Туймазыда яшәүче ханым - III Бөтенрусия “Халыкка хезмәт итү” премиясе лаураты

Сишәмбе, 21 апрельдә, Төбәк үзидарәсе көнендә Мәскәүдә III Бөтенрусия “Кече ватан – Русия куәте” муниципаль җыены узды. Анда илебез президенты Владимир Путин катнашты.

Җыенның мөһим вакыйгаларының берсе муниципалитетларның алдынгы вәкилләрен - “Халыкка хезмәт итү” премиясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләкләү булды. “Туган ил иминлеге хакына хезмәттә батырлык һәм кыюлык” бүлегендә лауреатлар исәбендә “Чит балалар булмый” проекты белән Туймазы районыннан якташыбыз, гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге белгече Динара Габдрәхимова да бар иде. Ул ул халыкны гадәттән тыш хәлләрдә нәрсә эшләргә өйрәтүгә, профилактика эшенә һәм махсус ячрдәмгә нигезләнгән. Аны тормышка ашыру халык өчен хәвефсезлек дәрәҗәскен арттыру һәм хәвефне киметүгә йөз тота.

Гражданнарны яклау идарәсендә Динара Зәлиф кызы гражданлык оборонасы, янгын хәвефсезлеген һәм халыкны өйрәтү мәсьәләләрен күздә тота. Ул даими рәвештә халык җыеннарында катнаша, авыл биләмәләренә күчмә укыту-консультация үзәге белән чыга.

Динараның үзенең дә балаларны коткаруда ашыгыч ярдәм таләп ителгән очракларга тарыганы булган. Бервакыт аңа күрше балаларын уттан алып чыгарга туры килгән. Тагын бер вакыйгаада юлда ватылып калган автобустагы балаларны салкында өшүдән коткарган.

 

«ТХ» белешмәсе

Бөтенрусия “Халыкка хезмәт итү” муниципаль премиясе президент күрсәтмәсе буенча 2023 елда булдырылган. Бүләк муниципалитет хезмәткәрләренең халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә.

Бәйге максаты – илебезнең муниципаль берлеген берләштерү һәм муниципаль хезмәт дәрәҗәсен күтәрү. Быел “Халыкка хезмәт итү” премиясендә бөтен Русиядән 63 мең кеше катнашты.

 

 

Туймазыда яшәүче ханым - III Бөтенрусия “Халыкка хезмәт итү” премиясе лаураты
Туймазыда яшәүче ханым - III Бөтенрусия “Халыкка хезмәт итү” премиясе лаураты
Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас