

“Золушка” сүзен ишеткәч, күз алдыбызга сабыр гына ярма өстенә иелеп бөртекләрне аралап утыручы юаш кыз образы килеп баса. Тырыш хезмәт һәм могҗиза көтү белән тулы бу образ безнең аңда нык тамыр җәйде. Әмма бүген, СВО дәвам иткәндә, замананың үз “Золушкалар”ы барлыкка килде, аларның эше дә шул ук дәрәҗәдә мөһим һәм шул ук сыйфатларны – тырышлык, сабырлык һәм игелекле йөрәк таләп итә. Тик ярма урынына алар көнбагыш аралый, аларны алгы сызыктагы сугышчыларыбыз өчен туклыклы тәм-томга әйләндерә. Сүз махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен козинак ясауны үз өстенә алган волонтерлык төркемнәре турында бара. Бу процесс, чыннан да, әкияттәге “Золушка” хезмәтен хәтерләтә. Чистартылган, җентекләп сайлап алынган һәм әзерләнгән орлыклар сугышчыларга алгы сызык шартларында бик кирәк булган энергетик батончиклар өчен нигез булып тора. Козинак – ул баллы ашамлык кына түгел, ул энергия чыганагы, туклыклы продукт, ул көчне сакларга ярдәм итә.
Фронт өчен шундый “татлы бүләкләр” булдыру башлангычы безнең берничә волонтер төркемен колачлады. Эшкә беренчеләрдән булып Ярмәкәйдән “Ак калфак” төркеме активисткалары тотынды. Аларның үрнәге башкаларны илһамландырды һәм тиздән аларга Тарказы хатын-кызлары – “Дуслык” төркеме кушылды. Аннары эстафетаны Семен Макардан “Яхшылык эшлибез” волонтерлары күтәреп алды. Ялан Чишмә авылыннан “Изгелек нуры” активистлары да эшләргә карар кылды. Бу туклыклы тәм-томның беренче партиясе – 11 кг – инде әзер. Мөмкинлек барлыкка килү белән, ул безнең хәвефсезлек сагында торучыларны сөендерү өчен махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. Бу изге эш дәвам итә, күп кенә район авыллары волонтерлары кушылып, 230 данә зип козинак пакетлары ясалды.