+4 °С
Ясно
Еңеүгә - 80 йыл
События и факты
15 Апреля , 10:37

Башкортстан башлыгы 21 гасыр шәһәр-бакчалары төзү бурычын йөкләткән

Ул тематик бакчаларга аерым игътибар бирергә киңәш иткән.

Башкортстан башлыгы 21 гасыр шәһәр-бакчалары төзү бурычын йөкләткәнБашкортстан башлыгы 21 гасыр шәһәр-бакчалары төзү бурычын йөкләткән
Башкортстан башлыгы 21 гасыр шәһәр-бакчалары төзү бурычын йөкләткән

Сишәмбе, 14 апрельдә, Башкортстан башлыгы хөкүмәтнең оператив киңәшмәсе барышында шәһәр һәм район җитәкчеләренең игътибарын биләмәләрне сыйфатлы яшелләндерү мәсьәләсенә юнәлткән. “Яшел Башкортстан” чарасы алдыннан Радий Хәбиров республиканың торак-үткәргечләр хуҗалыгы министры Ирина Головановага торак үзәкләрен  планга ярашлы үзгәртүгә ирешүне йөкләтте, яшел үсентеләр ярдәмендә шәһәр һәм бистә мохите бөтенләй башкача кабул ителәчәген билгеләде.

Сезнең министрлык тематик аллеялар идеясын чәмле, таләпчән, эшлекле рәвештә тормышка ашырырга тиеш. Шәһәрләрне теләсә нинди агач һәм куаклар түгел, ә күркәмлеге белән аерылып торган декоратив сортлар бизәсен өчен. Шәһәрләрнең йөзен төптән үзгәртә бу. Муниципалитетлар башлыклары бу тарихны тулысынча аңларга тиеш. Барысын да дөрес эшләргә өйрәтү өчен яшелләндерү һәм ландшафт дизайны буенча белгечләр чакырырга кирәк. Бездә 21 гасыр шәһәрләре булырга тиеш. Моңа аеруча игътибар итүегезне үтенәм”, - диде республика башлыгы.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас