+11 °С
Ясно
Еңеүгә - 80 йыл
События и факты
14 Апреля , 06:05

Туймазы районының Өязетамак авылында яшәүче ак әби бер гасырлык юбилеен билгели

Сезне туган көнегез белән Русия президенты Владимир Путин һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров котласын өчен нишләргә кирәк? 100 яшькә җитәргә! Өязетамак авылында яшәүче Гөлҗәннәт Ибатулла кызы Акбәрова 13 апрельдә шундый күркәм юбилеен билгеләде.

Туймазы районының Өязетамак авылында яшәүче ак әби бер гасырлык юбилеен билгелиТуймазы районының Өязетамак авылында яшәүче ак әби бер гасырлык юбилеен билгели
Туймазы районының Өязетамак авылында яшәүче ак әби бер гасырлык юбилеен билгели

Карат авыл советы авыл биләмәсендә гасыр чиген узган дүрт кеше яши, тагын сигез кеше 90 яшен билгеләгән. Барлыгы Туймазы районында ел ахырына кадәр 14 кеше 100 яшен бәйрәм итәчәк, 11енең бәйрәм тортын 101дән 110гача шәм бизәячәк! Гомеренең озынлыгын аларның һәркайсы үзенчә аңлата. Акбәрованың – үз сере.

Аның тормышы һәрвакыт ал да гөл булмаган. Ишле балалы гаиләдә өченче бала, аңа ачлыгын да, сугыш михнәтен дә, иртә ятим калуны да кичерергә туры килгән, шуңы күрә 17 яшендә колхозга эшкә чыгарга мәҗбүр булган. Аннары Үзбәкстанга тимер юл төзергә киткән. Чит җирләрдә биш еллык авыр хезмәттән соң янә – туган авылындагы ферма. Туган якка әти-әнине карарга кайттым ди.

Бу вакытка аның кызы үсеп килә. Акбәрова ике кеше өчен эшли башлый – иртә таңнан тир түгә, баласы мохтаҗлык кичермәсен өчен, төннәрен сатуга оекбашлар бәйли.

Синең кебек тагын бер эшчем булса, башка беркем кирәкми”, - ди аңа ферма мөдире. – Иң яхшы мактау сүзләре була бу. Кызы Фирдәвес тә, әнисенә охшап, шундый ук эшчән һәм бала җанлы була.

Ире белән 90нчы елларда эшкуарлык белән шөгыльләнәләр, йорт төзиләр, ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер бу йортта юбилярның бар нәселе – кызы, оныклары, өч онык баласы, апайлары һәм берсе – 90, икенчесе 87 яшен тутырган ике сеңлесе даими җыелыша. Ә түр башында һәрвакыттагыча – Гөлҗәннәт Ибатулла кызы.

Ак әби, яшь вакытындагы кебек, иртәнге 5тә тора. Урынын җыештыра, кызы иртәнге аш әзерләгәнче гәзитләр укый.

- Беркайчан беркем белән ачуланышмадым һәм бәхәсләшмәдем. Ничек кирәк дип санадым, шулай яшәдем һәм эшләдем. Тирә-ягыңда давыл котырса да, җаның тыныч булырга тиеш, - ди ветеран.

-Мине һәрвакыт апамның максатка омтылучанлыгы, ачыклыгы һәм изге күңеллелеге сокландырды. Аның кемне дә булса гаепләп яисә ачуланып сөйләгәнен ишеткәнем булмады. Дөрес, таләпчән булды. Ә тормыштан зарлануын һәм үпкә белдерүен беркайчан да ишетмәдек, - ди юбилярның апае Лилия Гыйбатова.

Озын гомерлелекнең сере дә шундадыр, мөгаен. Өстәвенә, киләчәккә ышанычлы караш белән беррәттән – туктаусыз хәрәкәтләнү һәм артыгын ашамау. Юбилярның яраткан ризыгы – токмачлы майлы сыер ите шулпасы һәм манный боткасы, аларны ул барлык тәмлекәчләрдән дә өстен күрә. Былтыр аңарда тагын бер авыру ачыкланган. Һәм бу 99 яшьтә! Әйткәндәй, үзенең 95 яшендә Гөлҗәннәт Ибатулла кызы 100 кием йон оекбаш бәйләгән һәм аларны хәйриячелек сыйфатында таратып биргән.

Бер гасырлык юбилее көнендә аның бүлмәсен 100 саны сурәтләнгән шарлар бизи. Аны туган туган көне белән котларга районның ветераннар советы рәисе Нурулла Бикчуров, Карат авыл советы башлыгы Ләйсән Хөсәенова килгән. Нурулла Таһир улы Русия президенты Владимир Путин һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменнән килгән котлауларны укыган. Илебез һәм республикабыз җитәкчеләре ак әбигә ныклык-сәламәтлек теләгән, сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы хезмәт батырлыгы, Ватанга тугры хезмәте өчен рәхмәт белдергән. Чәчәкләр, изге теләкләр күп булган, ә ветераннар советының концерт бригадасы – ирле-хатынлы Филизщ һәм Ринат Бигловлар электр гитараларына кушылып танылган “Уфтанма”, “Җиңү көне”, “Туган як” җырларын башкарган.

Гөлҗәннәт Ибатулла кызы бернигә дә үкенми. Аңа карыйсың да, 100 яшькә җитү өчен тылсымлы төймәләр эзләргә кирәкмәгәнлеген аңлыйсың. Нибары иртәнге биштә торырга, беркем белән дә ачуланышмаска һәм тормышка һәр көне өчен рәхмәт укырга гына кирәк. Һәм, көчеңнән килсә, кемнәрдер җылыга тиенсен өчен йөзләгән оекбаш бәйләргә.

 

Туймазы районының Өязетамак авылында яшәүче ак әби бер гасырлык юбилеен билгели
Туймазы районының Өязетамак авылында яшәүче ак әби бер гасырлык юбилеен билгели
Туймазы районының Өязетамак авылында яшәүче ак әби бер гасырлык юбилеен билгели
Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас