+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
События и факты
19 Сентябрь 2023, 11:09

Туймазыда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте

Туймазылы Ольга Биктимерова чәчкәләр үрчетү белән мавыга – аның ихатасы орнажереяны хәтерләтә. Моннан тыш, ул яшелчәләр дә үстерә, шул исәптән безнең як өчен ятларын. Шимбә көнне Туймазыда “Спартак” стадионы каршында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсенә ул чәчкәләр белән берррәттән “конго” сортлы шәмәхә һәм “кызыл клюква” сортлы ал бәрәңге алып чыккан.

Туймазыда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте
Туймазыда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте

Бүлбеләрнең бер килограммы 100 сум тора. Әгәр Ольганың орлыкка дигән бер бүлбене 50 сумга сатып алуын исәпкә алсак, бу кыйммәт түгел. Дүрт бәрәңгедән башладым, ди. Бу экзотиканы ул дүрт ел үрчеткән һәм менә быел уңышның бер өлешен сатуга алып чыккан. Бакчачы аңлатуынча, төсле бәрәңгенең бер хәвефе дә, ясалмалылыгы да юк – бу гадәти селекция нәтиҗәсе. Бәрәңгенең игелүче культуралы сортлары кыргый төр белән кушылган. Бүлбеләрнең шәмәхә төсе пигмент-антоцианга бай булуы белән аңлатыла, безнең организм өчен гаять файдалы антиоксидант бу.
Тәме буенча ят бүлбеләр гади бәрәңгедән аерылмый, әмма бик матур күренә. Шушы чагу төсе нәтиҗәсендә Ольганың бөтен таныш-белеше мөкиббән хәзер бу бәрәңгегә, бала-чага исә иртән дә, төшке һәм кичке ашка да ашарга риза.
Төмәнәк авылыннан ирле-хатынлы Фәттаховлар да ярминкәгә ят ризык алып килгән. Дамир белән Гөлнара берничә ел рәттән анзур суганы үстерә. Ул чыгышы белән Азиянең үзәк һәм көньяк-көнбатыш төбәгеннән. Әмма Фәттаховлар аны безнең төбәккә ияләштергән. Бакчачылар аны яшел кыякка үстерә, суганчаларын исә маринадлый, чөнки аларны чи килеш ашарга ярамый. Моннан тыш, сатуга тамырландырылган виноград ботаклары, помидор һәм сарымсак алып килгәннәр.
Ярминкәдә гаилә парлары байтак иде. Чөнки бакчачылык – бу гаилә эше. Мәсәлән, Светлана Актимер кызы белән Яков Николаевич Мусиевлар тазә яшелчәләр белән бергә үзләре җитештергән маринадлар да алып килгән. Икесе дә фарфор заводында эшләгән, пенсиядә исә тик утырасылары килмәгән, баштан-аяк бакча эшенә чумганнар. Иртә яздан кара көзгә кадәр ир белән хатын җиләк, яшелчә-җимеш үстерә, артканын базарга алып чыгып сата.
Фәһимә Мостафа кызы белән Әбрик Габдулла улы Шәмсуллиннар да уңышларыннан канәгать. Аларның киштәсендә, башкадан кала, гөмбә һәм “ал банан” сортлы кабак та бар иде.
Шәмсуллиннар бу яшелчә үсентесен базарда сатып алулары һәм бакчаларына кайтарып утыртуы турында сөйләде. Кабак зур түгел, әмма бик тәмле. Киләсе елга аны үзләре ясаган орлыктан үстермәкчеләр.
Шәхси ярдәмче хуҗалык ияләреннән тыш, ярминкәдә фермерлар да чәмле сату алып барды. Бәрәңгенең бер килограммы 25-30 сум, томат – 40-100, кәбестә – 30, әче борыч – 150, сарымсак 100-250 сумнан иде. Алма 70-100 сумнан тәкъдим ителде. Бер чирек балның бәясе 1500-1800 сум иде.
Шунда ук карбыз, кавын, чәчәк үсентеләре һәм хәтта пима сатып алырга була иде.
Сату чәмле барды, әмма көндәшлек тә зур иде. Сатучыларның берсе, моңа түзә алмыйча, өенә җыена башлады. “Мин базарга чыгам, анда үземнең сатып алучылар бар, монда исә көндәшләр хакны төшерә”, – дип аңлатты ул.
Әмма башка сатучылар урыннарында калды һәм саллы табышка ия булды.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: