+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
События и факты
19 Сентябрь 2023, 11:16

Иске Туймазы авылында Коймак бәйрәме узган

Элек-электән коймакны уңдырып пешерү хуҗабикәнең осталык дәрәҗәсен күрсәтә. Шул ук вакытта коймакны һәркем үзе теләгәнчә әзерли – зур яки кечкенә, юка, челтәрле яки калын һәм йомшак. Һәр хуҗабикәнең әзерләү ысулы үзгә. Кайсысы яхшырак дисезме? Иске Туймазы авылыннан 17 хуҗабикә шуны ачыкларга теләп, шимбә көнне жюри хөкеменә үзләренең аш-су әсәрләрен тәкъдим итте.

Иске Туймазы авылында Коймак бәйрәме узган
Иске Туймазы авылында Коймак бәйрәме узган

Элек-электән коймакны уңдырып пешерү хуҗабикәнең осталык дәрәҗәсен күрсәтә. Шул ук вакытта коймакны һәркем үзе теләгәнчә әзерли – зур яки кечкенә, юка, челтәрле яки калын һәм йомшак. Һәр хуҗабикәнең әзерләү ысулы үзгә. Кайсысы яхшырак дисезме? Иске Туймазы авылыннан 17 хуҗабикә шуны ачыкларга теләп, шимбә көнне жюри хөкеменә үзләренең аш-су әсәрләрен тәкъдим итте.

Авылда коймак бәйгесе беренче тапкыр үткәрелде. Аны исә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды һәм авыл халкы өчен зур бәйрәм булды бу. Бу көнне Урман урамы тәмлетамаклар төбәгенә әверелде. Җыелучыларны авыл биләмәсе башлыгы Радис Вәлиәхмәтов сәламләде, аннары “Көмеш чишмә” ансамбле үзенең чыгышлары белән сөендерде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар үткәрде, тамашачылар авылның яшь артистлары чыгышларын алкышларга күмде.
Әмма бәйрәмнең күрке, әлбәттә, сый-нигъмәттән сыгылып торган табын иде! Коймакларның төрлелеге һәм күплелеге таң калдырды. Хәтта кукуруз оны һәм кабакчыктан да бар иде. Катнашучылар коймакны пешереп кенә калмаган, аларны үзенчәлекле итеп тәкъдим итү хәстәрен дә күргән. Мәсәлән, Рәмилә Гайсина тоташ бер композиция иҗат итеп, аны “Курай чәчәге” дип атаган. Киң савытка эремчекле юка беленнәрне республика символы рәвешендә тезеп, кызыл карлыган белән бизәгән.
Рәмилә ханымның сүзләренә караганда, иң мөһиме яхшы кәеф белән әзерләргә, шул чагында барысы да тәмле булачак. Гүзәлия Хәйруллина бер өем күпереп торган белен пешереп алып килгән. Мондый йомшак, көпшәкле камырның сере – җылытылган кефир һәм яхшылап тугланган йомырка. Гөлшат Халикова беленнән торт әзерләгән. Зөһрә Хәбибуллина тәңкә кебек вак кына беленнәрне савытка матур итеп тезеп, уртасына кура җиләк кайнатмасы салынган савыт урнаштырган.
Катнашучыларның кулинария әсәрләрен кырыс жюри бәяләде – авылның иң уңган хуҗабикәләре бу: 87 яшьлек Саҗидә Гобәйдуллина белән 83 яшьлек Мәһшия Идрисова. Аларның гомер дәвамында балаларына, оныкларына һәм онык балаларына пешергән коймак-беленен санап та бетмәле түгел! Шуңа күрә катнашучыларның эшен катгый, әмма гадел бәяләде алар.
Хәер, бәя бирү җиңелдән булмады. Иске Туймазы хуҗабикәләренең белене уңмый калмый!
Бәйгенең иң яшь катнашучысы Раилә Васильева иде. Аның искиткеч юка коймаклары жюрины таң калдырды. Рузилә Мөхәмәтҗанованың итле беленен дә ошатты тәмләп караучылар. Флүрә Аллаярованың борынгыча каз мае белән майланган беленнәре дә искиткеч иде. Зинфира Махиянова исә татарларның гадәти калын беленнәрен тәкъдим итте.
Оста беленче дәрәҗәсе кемгә эләкте дип уйлыйсызмы? Оештыручылар моны сер итеп калдырырга, 1 октябрьдә Өлкәннәр көнен билгеләгәндә игълан итәргә булды. Хәер, күз ачып йомган арада табындагы ризыкларны сыпыртып куйган бәйрәм кунаклары өчен барысының да җиңүче булуы аерымачык иде!

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: