+7 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
События и факты
14 Сентябрь 2023, 10:49

Туймазы укучылары Арктикада

Май аенда ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәк-тәпләре укучылары арасында “Арктика мирасын ач” республика бәйгесе узды. 7нче мәктәпнең Милана Фомина, Азамат Халиков, Арсэн Хәкимов, Дана Шәмсиева, Азалия Саттарова һәм җитәкчеләре Елена Хисмәтуллина тәкъдим иткән командасы җиңү яулады. Бүләк сыйфатында аларга Арктикага юллама тапшырылды.

Туймазы укучылары Арктикада
Туймазы укучылары Арктикада

6нчы мәктәп укучысы Эльвира Липатова да шунда юл тотты – ул “Росатом” дәүләт корпорациясе тарафыннан оештырылган бәйгедә җиңгән.
— Искиткеч сәфәр булды бу. Без җылы илләргә, диңгезгә барырга өйрәнгәнбез. Әмма илебезнең төньяк поляр өлкәсе дә гаять кызыклы һәм матур, – дип сөйли Елена Владимировна. – Кызлар һәм малайларга дөньядагы беренче “Ленин” атом бозваткычына экскурсия ошады. Без трюмга төштек, капитан каютасын һәм идарә үзәген карадык. Саам авылына сугылдык – төп төньяк халкы яшәгән биләмә бу, анда әле дә ата-бабалары йолалары һәм кануннарына ярашлы гомер кичерәләр. Без аларның аш-суын тәмләп карадык: болан итеннән кайнар ризык, карабодай икмәге, төньяк җиләкләре салынган карабодай белене бу. Халык уен кораллары белән таныштык, төньяк боланнарын күрдек, милли киемнәрдән фотога төштек.
Эльвира Липатова Арк-тикага үзенең “Волонтерлар анкеталарын сайлау буенча сервис булдыру” проекты ярдәмендә барып чыккан. Шушы проекты белән ул “Озын тәнәфес”нең хезмәттәше – “Росатом” дәүләт корпорациясе бәйгесендә катнашкан. Бөтен Русиядән килгән 40 җиңүче исәбендә Эльвира Кола ярымутравында “АтомДискавери” фән-мәгариф программасы катнашучысына әверелгән.
— Мин анда бер атна булдым. Кола атом электр станциясен, “Ленин” бозваткыч-музеен, күптән түгел Төньяк полюстан кайткан гамәлдәге “Җиңүгә 50 ел” судносын карадык. Безгә фото яки видеога төшерергә рөхсәт итмәделәр, аның каравы, атом реакторын күрдек, капитан белән аралаштык һәм корабның спорт залы белән таныштык. 4К-компетенцияләрен үстерү буенча кызыклы осталык дәресләре һәм тренинглар узды: тәнкыйди (критик) һәм үзенчәлекле (креатив) фикерләү, аралашу (коммуникатив) күнекмәләре һәм командада эшләү осталыгы.
“Озын тәнәфес” бәйгесе буенча остазым искиткеч кеше – бу Анас-тасия Нуркаева. Шушы бәйгедә үз көчемне сынап карарга тәкъдим итүчем дә, ярдәм итүчем дә ул. Безнең мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Тамочкина иң яхшысы, ул әле укыту эше буенча директор урынбасары да. Аның ярдәме белән мин ике тапкыр мәктәп укучыларының җәмгыять белеме буенча бөтенрусия олимпиадасының рес-публика өлешендә бүләкләндем. Барлык яшьтәшләремә бәйге һәм олимпиадаларда катнашырга киңәш итәм, чөнки алар белемгә баетып кына калмый, сәяхәт һәм акчалата бүләкләр рәвешендәге күңелле өстәмәләр дә бирә, – дип билгеләде Эльвира.
Быел өлкән сыйныф укучысы янә “Озын тәнәфес” бәйгесендә катнаша. Ярымфиналга узган инде – ул Түбән Новгородта үтә. Эльвирадан кала, ярымфиналга 16 туймазылы чыккан, аларның 12се – 7нче, икесе 6нчы мәктәптә белем ала, 8нче мәктәп һәм 1нче интернат-мәктәп укучылары бар.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: