+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
События и факты
14 Сентябрь 2023, 11:34

Иске Туймазы авылында тугызынчы тапкыр яшелчә фестивале узды

Иске Туймазы – республи-каның кыяр һәм помидор патшалыгы дисәк, һич ялгыш булмас, шуңа күрә күркәм йолага әверелгән чираттагы “Кыяры, помидоры” бәйге-фестивален биредә җентекләп уйлап, колачлап үткәрделәр.

Иске Туймазы авылында тугызынчы тапкыр яшелчә фестивале узды
Иске Туймазы авылында тугызынчы тапкыр яшелчә фестивале узды

Күңелле бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Иске Туймазы авылын берничә дистә ел дәвамында данлаган яшелчәләр каршы алды. Мәдәният йортының “Иллюзия” иҗат коллективы тәрбияләнүчеләре кыяр һәм помидор киеменнән, такмак әйтеп, халыкны ярминкәгә чакырды.
Авыл халкы фермерлардан кышка яшелчә сатып алды, Иске Туймазы мәдәният йорты иҗат коллективы һәм Туймазы музыка мәктәбе филиалы тәрбияләнүчеләре әзерләгән концертны карап кинәнде. Балалар ата-аналары карамагында яшелчәләрдән гаҗәеп композицияләр ясаган, шулай ук бәлешләр, салатлар, тозланган яшелчәләр алып килгән. Аларны тәмләп карап, бәя бирергә була иде.
— Бик тәмле булган! – дип башларын селкеде сый-нигъмәттән авыз итүчеләр һәм өстәмә артыннан юлланды. Һәм, әлбәттә, аеруча күңеленә хуш килгән ризыкларның рецептын сорашты. Тәм төрлелеге генә түгел, тышкы бизәлеше дә игътибарга лаек иде ризыкларның – шырпы рәвешендәге печеньены яки “Родители корпорейшен”ның диңгез аръягыннан "кайтарган" кабакчык уылдыгын тагын кайда тәмләп карый алыр идек әле.
Хәер, җиңү баллары пешеренү осталыгы өчен генә бирелмәде – бәйгечеләр шигырь сөйләде, төрле көзге бәйгеләрдә көч сынашты, зирәклеген һәм сәләтен эшкә җикте.

— “Кыяры, помидоры” яшелчә фестиваль-бәйгесе безнең авылда беренче ел гына узмый, – ди Иске Туймазы авылы мәдәният йортының чаралар оештыручысы Елена Мөхәмәтҗанова. – Бу безнең йөзебез. Без анда бик күп көч, сабырлык таләп иткән авыр фермерлык хезмәте турында гына сөйләп калмыйбыз, сәламәт тормыш рәвешен дә данлыйбыз. Фестивальдә катнашучылар аңа дистәләгән төрле ризык әзерли, алар белән соңыннан искетуймазылылар аш-суын төрләндерә. Фермерлар биредә үз продукциясен сата, бала-чага исә чарага яшелчәдән искиткеч эшләнмәләр иҗат итә.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: