+10 °С
Болотло
75 лет Победы
Бөтә яңылыҡтар
События и факты
13 Сентябрь , 14:31

Серафимовка махсус мәктәбе тәрбияләнүчеләре СВО яугирләре өчен маскировка челтәре үрә

Бүген Серафимовкада СВО яугирләре өчен маскировка челтәрләре үрү һәм госпитальләр өчен урын-җир кирәк-ярагы тегү буенча биш үзәк эшли. Ирекле ярдәм эшенә төрле яшьтәге кешеләр җәлеп ителгән: пенсионерлар, эшләүче халык, мәктәп укучылары.

Серафимовка махсус мәктәбе тәрбияләнүчеләре СВО яугирләре өчен маскировка челтәре үрә
Серафимовка махсус мәктәбе тәрбияләнүчеләре СВО яугирләре өчен маскировка челтәре үрә

Маскита” ирекле ярдәмчеләр клубының бер бүлеге июнь ахырында Серафимовка махсус мәктәбендә ачылган, югыйсә биредә махсус хәрби операция башыннан ук яугирләргә ярдәм күрсәтелә: укытучылар гуманитар ярдәм җыйган, укучылар исә уку-сәнәгать остаханәләрендә остазлары Эльвира Ибраһимова җитәкчелегендә оекбаш, мунчала, бияләй, билбау, каска астыннан кию өчен башлык бәйләгән.
Җәй башында махсус мәктәп директоры Рәшит Атнагулов маскировка челтәрләре үрергә тәкъдим иткән. Укытучылар да, малайлар да бу тәкъдимне хуплаган. Эльвира Ринат кызы “Маскита”ның төбәк бүлекчәсендә челтәр үрергә өйрәтү буенча осталык дәресендә булган. Остаханә мөдире Евгений Лысенков слесарь Виктор Шепелев белән челтәр өчен агачтан кыса корган. «Маскита» җибәргән үрнәк буенча Виктор Юрьевич тасма кисү станогын да үзе ясаган.
Ирекле ярдәмчеләр – 5-6нчы сыйныф укучылары Антон Букин, Андрей Бычков, Александр Дуранин, Рамазан Исламгулов, Артём Сафронов, Клементий Сацура һәм Роман Новокрещенов. Дәрестән соң өч-дүрт сәгать эшли алар.
— Малайларның тәртибе шәптән дип булмый, әлбәттә, шаярып та алалар, әмма челтәрне тырышып, бар күңелен биреп, мөһим эш башкаруларын аңлап үрәләр, – ди Эльвира Ринат кызы.
Роман – арада иң кечкенәсе, буйга да бәләкәй. Челтәр үргәндә, кысаның иң өске планкасына үрелү өчен урындыкка басарга туры килә. Әмма малай көяләнми: “Үсәрмен әле!” – ди. Махсус мәктәпкә бер ел элек килеп эләккән, өенә дә кайтып китәлер иде, әмма тагын бер елга калдыруларын үтенгән. Биредә ошый, ди. Белем бирәләр, тәмле ашаталар, дуслары да күп. Махсус мәктәптә малай көтмәгәндә шигырь яза башлаган.
— Бу шигырь түгел инде, каләм тибрәтү генә, әмма рифмалар килеп чыкмый. Туган ил, дусларым, киләчәк турында язам, – ди ул ачылып китеп.
Махсус мәктәптә хәзер СВОда катнашучы элекке тәрбияләнүчеләре белән даими элемтә тоталар. Аларның өчесе яу кырында башын салган.
— Безгә даими рәвештә яугирләр – махсус операциядә катнашучылар сугыла. Хәрбиләр тормышы, Туган илебезнең бер генә булуы һәм аны якларга кирәклеге турында сөйли. Хәрби әзерлек буенча дәресләр үткәрә, яугирләргә маскировка челтәрләре нәрсә өчен кирәклеген аңлата. Беренче шундый очрашудан соң ук җиңеллек тойдым, кем һәм ни өчен бу эшне башкаруымны аңлый башладым, – ди 12 яшьлек Клементий.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас в