+11 °С
Облачно
События и факты
23 Ноября 2022, 07:31

Туймазы гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Диана Сәйфетдинова бөтенрусия бәйгесе лауреаты булган

Бөтенрусия  «Артлицей  Петербург.  Туган  ил  нәрсәдән  башлана»      бәйгесендә  Туймазыдан  җиденче  сыйныф  кызының  осталыгы  бәяләнде.    


Диана  Сәйфетдинова  1нче  гимназиядә  белем  ала.  Укудан  буш  вакытын  ул  иҗатка  багышлый.    Башта  Диана  “Алсу  фил”  изостудиясендә  шөгыльләнә,  хәзер  балалар  сәнгать  мәктәбендә  сурәт  төшерү  серләрен  үзләштерә  һәм  Русия  сәнгать  академиясе  карамагындагы  Мәскәү  үзәк  сәнгать  мәктәбендә  онлайн-белем  ала.  


Әгәр  төрле  Бөтенрусия  бәйгеләрендә  үзен  күрсәтсә,  киләсе  елга  көндезге  бүлеккә  күчә  алачак.


Җәй көне  Диана  “Баш-кортстан-ана”  дип  аталган  эшен  Бөтенрусия  «Артлицей  Петербург.  Туган  ил  нәрсәдән  башлана»  бәйгесенең  читтән  торып  үткәрелгән  өлешенә  җибәргән.  Яшь  талант  ияләренең  йөзләгән  картинасы  арасында  Диананың  эше    югары  бәяләнгән  һәм  лауреат  исеменә  лаек  булган.  


Бөтен  илдән  132  бала  исәбендә  аны  Санкт-Петербургта  узган  көндезге  өлешкә  чакырганнар.  Ул  дүрт  көн  дәвам  иткән.


— Нәтиҗәләр  игълан  ителгән  көнне  мин  нык  дулкынландым,  чөнки  барлык  бәйгечеләр  дә  сәләтле  иде,  –  ди  Диана.  –  Осталык  һәм  югары  казанышлары  өчен  диплом  белән  билгеләнүчеләр  исәбендә  үземнең  фамилияне  дә  ишетеп,  сөендем.  Бу  нәтиҗә  хыялыма  тагын  бер  адым  –  Мәскәүдә  уку  теләге  чынга  ашар  дип  ышанам.

 

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас