+12 °С
Облачно
События и факты
23 Ноября 2022, 07:26

Туймазы балалар сәнгать мәктәбенә – 50 ел

Туймазыда балалар сәнгать мәктәбе 1972 елда барлыкка килә. Башта ул торак бистәсендә, төбәк музее күршесендәге иске хәрби комиссариат бинасында урнаша. Ул вакытта аның директоры һәм бердәнбер укытучысы итеп Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган Лев Ерёмин тәгаенләнә.

Тора-бара мәктәп коллективы талантлы һәм иҗади укытучылар белән тулылана, укучылар саны да арта. Бер нәрсә генә борчый – өч дистә ел дәвамында диярлек сәнгать мәктәбенең үз бинасы булмый, ул байтак адрес алыштыра. Ниһаять, 2001 елның ноябрендә үз йортына ия була – Чехов урамындагы үзгәртеп корылган балалар бакчасы бинасына күченә.
Шул вакыттан алып сәнгать учагы тулы канлы тормыш белән яши: күргәзмәләр, осталык дәресләре, халыкара, Русия, төбәк бәйгеләрендә, шәһәр һәм район чараларында катнаша. Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары сынлы сәнгатьнең төрле юнәлешләре – батик, агачка сырлап сурәт төшерү, киез әвәләү, күн эшкәртү буенча эш алып бара. Дәресләрдә балалар сурәт һәм сынлы сәнгать, станок һәм гамәли композицияне өйрәнә, сынлы сәнгать тарихы белән таныша, төрле чималлар белән эшли.
Хәзер мәктәптә кимендә 300 бала укый. Аларга 13 укытучы белем бирә. Аларның күбесе кайчандыр үзләре дә биредә укыган. Ирина Ямашева, Эльвира Сәлихимова, Эльза Нуриева, Ләйсән Булыга, Ирина Аракчеева бу. Әйткәндәй, мәктәп директоры Рима Мөфтахова – сәнгать мәктәбен иң беренче тәмамлаучы.
Ярты гасыр дәвамында биредә 46 чыгарылыш әзерләнгән, бу 1903 укучы. Күпләре республикада һәм аннан читтә югары һәм махсус урта уку йортларында сәнгать белеме алуын дәвам итә.
Сәнгать мәктәбе коллективы үзенең юбилеена туймазылылар өчен бүләк – иҗат эшләре күргәзмәсе әзерләгән. Аларны туган як тарихы музеенда күрергә мөмкин. Шунда ук Светлана Насыйрова укучыларының күркәм батигын, Ольга Сафонова тәрбияләнүчеләренең үзенчәлекле күн эшләнмәләрен, Галина Синявская классының нәзакәтле акварелен һәм башка кызыклы проектларны карарга була.

+6

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас