Валентина Павлоцкаяның ихатасында Ринат Имангулов, Радмир Вәлиев һәм Максим Бабаев үзләрен хуҗаларча тота. Ринат белән Радмир такталарны тәртипкә салганчы, кулына пычкы тоткан Максим пәйда булды.
Өчәүләп, хуҗабикә кушкан такталарны турап та куйдылар.
Валентина Петровнага 91 яшь. Кызлары икесе дә пенсиядә, ир-ат эшенә көчләре җитми, үз йорты белән яшәгән кешегә исә ул бик кирәк. Моның өчен аларның ярдәмчеләре – индустрия колледжы студентлары бар. Булачак сваркачы Ринат, Радмир һәм Максим яз һәм көз бакчаларын сөрә, ашлый, кыш көне ихатаны кардан тазарта.
— Минем өчен авыр түгел бу. Үземнең дә әби белән бабай бар. Алар Бакалы районында яши. Мин җәемне алар янында үткәрәм, ярдәм итәм, – ди Радмир. – Валентина Петровна белән сөйләшеп утыру кызык. Ул сугыш, шул чорга туры килгән балачагы турында сөйли – аңа ничек ярдәм итмисең?
Валентина Петровна, телевизор экранына текәлеп, игътибар белән яңалыклар тыңлый, бигрәк тә Донбасс турында. Үзенең туган Сумщина өлкәсендә (Украина) кабат снарядлар шартлавын күз алдына да китерә алмавын сөйли. Нәкъ 80 ел элек булган кебек.
...Бөек Ватан сугышы башланганда Валяга 10 яшь була. Советлар Союзына басып кергәннән соң ике ай да үтми, фашистлар Сумщина өлкәсе Хотень авылын били.Валентинаны, 13 яшьлек абыйсын, әнисен, әбисе белән бабасын Германиягә алып китәләр.
— Барыбызны да өйдән алып чыктылар да, сарык көтүе кебек, куалый башладылар. Ярый әле бабай кесәләренә икмәк тутырырга һәм бераз су алырга өлгергән – шуның белән җан асрадык, – дип искә ала Валентина Петровна. – Берничә көнгә җитсен өчен, суны йотымлап кына эчтек, чөнки күпме барасыбызны белми идек. Юл читендә йокладык. Төнлә фашистлар безне этләр белән саклады, качарга уйлаганнарны шундук атып үтерде.
Абый белән әби һәм бабай өчен көяләндек, алар исә эчтән генә догаларын укыды! Догалары кабул булды! Безне партизаннар азат итте. Аңлавыбызча, фашистлар белмәгән авылга озаттылар. Ул урман эчендә иде, тирә-ягы гел сазлык. Бу шыксыз урынны чит-ятлар гел урап үтәргә тырышты.
Авыл халкы безне җылы каршылады. Бер йортта безнең белән бергә 11 кеше урнашты. Әни Хотеньга сыер артыннан кайтырга булды. “Игелекле кешеләр җилкәсендә утырасым килми, сыер булса, ачтан үлмәячәкбез”, – диде. Мин әнине кочаклап еладым, җибәрәсем килмәде.
Авылда немецлар булуын белә идем, әмма әни сүзендә торды.
Әни өч ай кайтмады. Үзен дә, җитмәсә, сыерны да күргәч, ничек сөенгәнемне белсәгез! Аның әйтүенчә, фашистлар авылдан киткән, әмма аныңчы бөтен йортларны талап чыккан. Без бакчага яшергән тегү машинасы белән савыт-сабаны да табып алганнар. Бәхеткә, сыерга тимәгәннәр.
Ул авылда без 1944 елга кадәр яшәдек. Сыерыбыз көн саен берәр чиләк сөт бирде – безне ач үлемнән шул гына коткарды.
Немецларны куып чыгарганнан соң, без Хотеньга кайттык һәм хуҗалыкны тергезә башладык.
Безнең якларда туып үскән булачак ире Алексейны Валентина Петровна 1950 елда очрата. Ул үзе сатучы булып эшли, ире – хәрби очучылар училищесын тәмамлый. 1955 елда гаилә иренең туган ягы Туймазыга күчеп килә.
Биредә Валентина Петровна медицина училищесын тәмамлый һәм 40 ел ТЗГОда шәфкать туташы булып эшли.
Ире белән 60 ел тату гомер кичерәләр. Хәзер ул мәрхүм инде.
– Валентина Петровна, бүгенгә беттеме? – сөйләшеп утырган арада егетләрнең эшне төгәлләп куюын да искә алмаганбыз.
— Булды, улкайларым, әйдәгез чәй эчәргә, – дип апа малайларны өйгә чакырып кертте, үзе исә баскычта басып калды. Тәртипкә салынган ихатаны карашы белән байкады, канәгатьлеге йөзенә чыкты, көзге салкынчы һаваны сулап, тынлык белән хозурланды.