+18 °С
Дождь
События и факты
31 Октября 2022, 09:12

Туймазыда өметле теннисчы үсә

5нче сыйныф укучысы Әмир Гәрәев республика һәм Русия теннис турнирларында даими бүләкләнә. Малайны 5 яшьтән бабасы Рөстәм Хәбибуллин күнектерә.

Рөстәм Гизәр улы – яшь бабай. 53 яшьлек ир бик яхшы физик формада. Озак еллар “Ростелеком”да электр монтеры булып эшли ул, кичләрен исә оныгы белән юридик колледжның спорт залына ашыга.

— Спортның бу патшалар яисә, элеккечә әйтсәк, “буржуаз” төренә 40 ел элек килдем мин, – дип хәтерли Хәбибуллин. – Балачакта стадион трибуналары астына йөгердем, анда өстәл теннисы белән шөгыльләндем. Стадион янында зур теннис өчен ике корт-мәйданчык тора иде. Анда олы абзыйлар уйнады.

Бервакыт безне кемдер чакырып алып, уйнарга тәкъдим итте. Мин чыктым. Уен тигез тәмамланды. Баксаң, мин шәһәр комитетының беренче сәркатибе Марат Миргазямов белән уйнаганмын икән. Әйткәндәй, аның мавыгуы нәтиҗәсендә Туймазыда кортлар пәйда булды да инде. Ул мине мактады һәм моннан ары да дәвам итәргә кушты. Берничә ел элек турнирларның берсендә очраштык һәм аңа шушы вакыйганы сөйләдем.

— Тора-бара бездә зур тенниска мөкиббән егетләр командасы барлыкка килде, – дип дәвам итә Хәбибуллин. – Без күнектек, ярышлар оештырдык, анда күрше төбәкләрдән дә спортчылар килде. Мөкиббән китеп, спорт әдәбиятын укыдык. Ул чакта интернет юк иде бит, безгә уен тактикасын һәм стратегиясен үзаллы өйрәнергә туры килде.

Рөстәм Гизәр улы кызы Айгөл тугач, аны профессионал теннисчы итәргә карар итә. Кызын алты яшьтән кортка куа, республика һәм Русия ярышларына йөртә.

— Айгөл бик өметле спортчы иде, байтак дәрәҗәле турнирларда җиңү яулады, – ди Хәбибуллин. – Безне хәтта күнегергә Мәскәүгә чакырдылар, әмма мин китәргә кыймадым.

Нәтиҗәдә чемпион тәрбияләү хыялын оныгы Әмирдә тормышка ашырырга карар итә ул. Биш яшьтән башлап, малай атнасына биш тапкыр бабасы карамагында сәгать ярым күнегә. Тренер Хәбибуллинның үзенә генә хас дәресләр системасы бар: тән яздыру, сугуларны эшкәртү, спарринглар бу.

— Мин Әмиргә шундук әйтеп куйдым – спорт залы бусагасын атлап керү белән мин сиңа бабай түгел, тренер, димәк, бернинди яклау булмаячак, – ди ул. – Шуңа күрә дәрес вакытында мин кырыс һәм таләпчән. Югыйсә, кайчак аны кызганып та куям. 

Оныгына эпикировканы бабасы үзе сатып ала. Аның сүзләренә караганда, зур теннис – зур чыгымнар ул. Мәсәлән, яхшы ракетка кимендә 20 мең сум тора, амортизаторлы махсус кроссовкалар да арзан түгел. Туплар да тиз туза, аларны хәзер көндез чыра яндырып эзләсәң дә табалмыйсың. Ярышларда катнашкан өчен иганә дә кертергә кирәк. Хәбибуллин юридик колледж директоры Нурислам Сәлимгәрәевка спорт залында шөгыльләнергә рөхсәт итүе өчен рәхмәтле.

Әмма спорт залында такта идән, кортларда исә махсус түшәмә. Шуңа күрә Әмиргә ярышларда моңа күнегергә туры килә.

— Үзебездәге кортны яңартасы иде, – ди Рөстәм Гизәр улы. – Нәтиҗә дә яхшырак булыр иде. Иң яхшысы – шәһәрдә зур теннис секциясе ачу. Уйнарга теләүчеләр күп, чөнки спортның бу төре янә модага керә.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас