+19 °С
Облачно
События и факты
31 Октября 2022, 09:08

Туймазы фельдшерына диагноз кую өчен ике секунд җитә

Фельдшер Фәридә Сафуанова Кәкребашта һәм якын-тирә Исмаил, Ардатовка һәм Балагачкүл авылларында яшәүче меңнән артык кешенең хәл-торышын күздә тота.

32 ел элек Туймазы медицина училищесын тәмамлап, Фәридә Җәмгытдин кызы Кәкребаш авылы ФАПында эшли башлый. Баштагы мәлдә туган авылы Исмаилдан җәяү йөреп эшли, бу исә ике якка өч километр. Аннары Кәкребаш егетенә кияүгә чыгып, шушы якларда төпләнеп кала.
Кайвакыт Фәридә Җәмгытдин кызын авырулар янына ире алып бара. Артык карышып тормый, ди фельдшер.
— Беренчедән, аның әни-
се дә ФАПта эшләгән, ул эшнең асылын белә. Икенчедән, без өйләнешкәнче үк бер-беребезгә булышырга сүз куештык.
Эшли башлавының беренче аенда ук ул чирканчык ала. Көпә-көндез ФАПка, кабаланып, олы яшьтәге апа килеп керә. Дулкынланудан сүзен дә аңлап булмый: “Кызым... үлә... шөпшә...” “Хәвеф чумаданын” эләктереп, фельдшер зыян күрүче янына чыгып йөгерә. Буылган яшь хатынны күреп, шундук эшнең нәрсәдә булуын аңлап ала: бөҗәк тешләгәннән соң ул анафилактика шогы кичерә.
— Әлбәттә, курыктым. Минем беренче гадәттән тыш хәл иде бу, уйланып торырга вакыт калмады, – дип искә ала Фәридә Җәмгытдин кызы. — Ничек башкарып чыгуымны да хәтерләмим. Ханым тын ала башлагач кына елап җибәрдем. Ике бала анасының күз алдымда ихтимал һәлак булуын уйладым.
Шул көнне гадәттән тыш очракларда салкынканлылык саклауның, яшен тизлеге белән эш итәргә кирәклекнең мөһимлеген, миңа, яшь фельдшерга, авыл кешеләренең нинди ышаныч белдерүен аңладым.
Шәһәргә караганда, авыл җирендә эшләүнең авырлыгында бүген дә иманы камил аның.
— Эш көне кичке сәгать алты белән генә чикләнми. Әгәр берәрсенә ярдәм таләп ителсә, көн-төн дими, теләсә кайсы вакытта, теләсә нинди һава шартларында барырга кирәк. Шул ук вакытта салкын тиюне дә дәвалый, инфарктны билгели, беренче ярдәм күрсәтә белү, җәрәхәтләнгән очракта югалып калмау, прививка һәм диспансерлау үтүне күздә тоту мөһим, – ди Фәридә Җәмгытдин кызы.
80нче еллар уртасында фельдшер-акушер үзәген колхоз идарәсе бинасыннан балалар бакчасы бинасына күчерәләр. Биредә процедура, кабул итү, тикшерү кабинетлары гына түгел, физиотерапия бүлмәсе дә була. Ул вакытта табиблар өчәү эшли.
Тора-бара медицина шәфкать туташы вазифасы кыскартыла, тугыз ел элек фельдшер санитарсыз да кала. Хәзер стериль чисталык хәстәрләү тулысынча бер кеше иңендә. Бу йөкләнеш коронавирус пандемиясе чорында бигрәк тә нык сизелгән.
— Башка авыл ФАПларындагы хезмәттәшләремнән аерыламдыр дип уйламыйм. Барысы да тырышып эшли, авырулары өчен борчыла, – дип исәпли Сафуанова. – Йөкләнеш, җаваплылык, штаттан тыш хәлләрдән курыккан кешеләр медицинага бармый.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас