+12 °С
Облачно
События и факты
14 Октября 2022, 09:12

Октябрьскийның моңлы сандугачы

Октябрьскийның моңлы сандугачы, шәһәр мәдәният йортының талантлы артисты , матур җырлары белән тамашачылар мәхәббәтен яулаган Радик Рәхмәтуллинның бүгенге көндә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылганнар сафларында булуын язып чыккан идек.

– Барыбызга да исән-сау якын кешеләребез, яраткан хатыннарыбыз һәм балаларыбыз янына әйләнеп кайтуны телим, – ди ул хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп. – Ә хәзер мин сезнең өчен "Син, син, син" исемле җырымны башкарачакмын.

… Милли моң зур көчкә ия, ул күңелне юата, күтәренке рух бирә, өмет-ышаныч өсти. Якташларыбызга шушы гүзәл моңнар астында хәрби бурычларын лаеклы үтәп, исән-имин кайтуларын телибез.

Источник - "Туган як" гёзите.

 

Автор:Гаухар Фазуллина
Читайте нас