+14 °С
Облачно
События и факты
21 Сентября 2022, 12:11

Туймазы музыка мәктәбендә Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле концерт куйды

Бөтен дөньяга танылган коллектив, илебезнең хореография сәнгате өлкәсендә алдынгы һөнәр осталарының берсе Луганск һәм Донецк халык республикалары балаларына милли мәдәниятебезнең бер өлешен җиткерү өчен Туймазыга килде. Шәһәрдәге вакытлыча урнашу үзәгендә алар 15 кеше.

Концерт вакытында музыка композицияләре яңгырады, коллектив репертуарындагы “Бүләк”, “Аучы” башкорт биюләре, рус биюе тәкъдим ителде. Балалар да, ата-аналар да гаскәровлылар бүләк иткән тылсымлы бию дөньясына чумды.
— Бу хәйрия концерты. Без аның белән Донбасстан эвакуацияләнгән кешеләр вакытлыча яшәгән үзәкләрдә чыгыш ясыйбыз, – диде ансамбль администраторы Зөлфия Байегетова. – Мондый чыгышлар көчле тетрәнеш кичергән балаларны җәмгыятькә ияләштерергә булыша.
Авыр сынаулардан соң да Донбассның нәни халкы тормышка сөенү сәләтен җуймаган. Концерттан соң аларның йөзләреннән елмаю китмәде, алар артистлар белән бик теләп аралашты.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас