+11 °С
Ясно
События и факты
21 Сентября 2022, 12:16

Туймазы фельдшеры Люция Хаҗиева 32 ел инде авылдашларының сәламәтлеге сагында тора

Аблай авылы ФАПы фельдшеры Люция Хаҗиева өчен көз һәм кыш – иң мәшәкатьле чор. Кешеләрнең чорга бәйле авырулары кузгала, дәвамлы авырулар кискенләшә, халык арасында гриппка, соңгы ике елда исә коронавируска каршы вакциналау үткәрергә кирәк.

Авылда асылда пенсия яшендәге кешеләр яши. Шуңа күрә ФАП ишекләре бервакытта да ябылмый. Кемнеңдер кан басымы уйный, икенчесенә кичекмәстән дару бирергә, өченчесенә укол салырга кирәк, бәгъзеләренең исә эче пошып китә – сөйләшеп утырасы килә. Авыл ФАПына халык медицина ярдәме өчен генә килми. Медицина үзәгенең ачык йөзле, пөхтә һәм ягымлы хуҗабикәсенә кешеләр киңәш, ярдәм сорап, җылы сүз ишетергә теләп мөрәҗәгать итә. Мәкерле вируслардан прививка ясату уңаеннан биргән киңәшләренә дә колак салалар.
— Коронавирус пандемиясе безнең барыбызга да мөһим сабак бирде: вакытында прививка ясатырга кирәклегендә инандык, – ди Люция Рәйев кызы. – Шуңа күрә быел халыкны ковидка каршы ревакцинация узарга һәм грипптан прививка ясатырга үгетләп торасы булмады. Бигрәк тә авылның өлкән яшьтәгеләре чәмле. Мәсәлән, гриппка каршы 50 кеше прививка ясатты инде. Без барыбыз да пандемиянең тәүге айларын яхшы хәтерлибез.
Ул вакытта Хаҗиевага бер авырудан икенчесенә барып җитү өчен дистә километр-лар үтәргә туры килгән. Кемгәдер – беренче чакыруга, икенчеләренә – көненә икешәр тапкыр табиблар кушкан капельницаны куярга, укол салырга. Боларның барысын да авырудан саклану өчен махсус тыгыз костюмда башкарырга, аны исә даими рәвештә дезинфекцияләргә туры килгән.
Хаҗиеваның Аблай авылында фельдшер булып эшләвенә 32 ел. Ул бирегә, иренең туган ягына, бик яшьли килгән, балалары шунда туып үскән, һәм бүген дә ул Аблай, Бәтке, Тукмак-Карандагы 580 кешенең сәламәтлеген кайгырта.
— Мин бәләкәй чакта милиционер булырга, тәртип сагында торырга хыялландым. Әмма чыгарылыш сыйныфында табиб булырга карар иттем. Тик гомер буе сакта мин – кешеләрнең сәламәтлеген саклыйм, – дип елмая ханым.
Төн уртасында авырып киткән авылдашына ярдәм итү өчен кулга эләккән беренче киемне элеп, авыл буйлап, җәяүләп, дистә километрлар атлау – Люция Рәйев кызы өчен гадәти хәл. Ни дәрәҗәдә авырып торсалар да, авыл халкы, беренче чиратта, үзләренең сәламәтлегенә бәйле үзенчәлекләрне белгән фельдшерны чакырта. Ул тиз арада диагноз куя, авыру кеше табибка барып эләккәнче, беренче ярдәм күрсәтә.
Эштән тыш, фельдшерның янә бер мавыгуы бар – ире Әнвәр Әбүзәр улы белән төбәк вокал төркемендә җырлый. Эштән соң атнасына берничә тапкыр күрше Кәкребаш авылына җырларга ашыга алар.
— Кешеләр минем эштән канәгать, алар сәламәт икән – бу минем өчен иң зур бүләк, – ди Хаҗиева.

 

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас