+12 °С
Ясно
События и факты
13 Сентября 2022, 05:23

Туймазыдагы “Золушка”ны нәрсә көтә?

“Туймазыда байтак еллар “Золушка” ательесы хезмәтләреннән файдаландым. Предприятие ябыла дип ишеттем. Бу дөресме? Светлана Г.”

Гәзит укучылар сорауларына хакимият башлыгының эшкуарлыкны үстерү һәм инвестицияләр буенча урынбасары Ирина Токарева җавап бирә:

- Золушка”ательесы чыннан да эшен туктата. Бу карар предприятие зыянга эшләү сәбәпле кабул ителде. Районда эшкуарлык чәмле үсә һәм кием тегү һәм ремонтлау өлкәсендә көндәшлек бик зур. Шуңа күрә туймазылылар кием тегү һәм ремонтлау хезмәтләренә интекмәячәк – шәһәрдә мондый ательелар җитәрлек. Бәйләм эшләнмәләргә килгәндә, бу өлкәне безнең эшкуарлар уңышлы үзләштерә.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас