+22 °С
Ясно
События и факты
13 Сентября 2022, 05:43

Туймазы 1нче гимназиясе – ТОП-100лектә

Саранскида “Яшь һөнәр осталары” X милли чемпионаты финалы узды

Чара вакытында шулай ук Русиянең Worldskills чемпионатына әзерләнү яхшы оештырылган 100 урта һөнәр белеме бирү мәгариф оешмасы һәм 100 мәктәбе бүләкләнде. Туймазы 1нче гимназиясе “Яшь һөнәр осталары” яшьләр хәрәкәтенең беренче йөзлегенә керде. Башкортстаннан исемлеккә эләккән бердәнбер мәктәп бу.

Рейтинг төзегәндә байтак күрсәткеч исәпкә алына. Алар исәбендә – чемпионат нәтиҗәләре, матди-техника нигезе үсеше дәрәҗәсе, мәктәпнең Worldskills күнекмәләре һәм һөнәрләре үсеше агентлыгы үткәргән чараларда катнашуда чәмлелеге.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас