+18 °С
Дождь
События и факты
25 Августа 2022, 08:28

Туймазыда нефть базасында янгын чыккан

Бүген иртәнге сәгать дүрттә Туймазының Бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә Горький урамындагы “Пилот” җәмгыяте нефть базасы биләмәсендә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Вакыйга урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр мазутлы резервуар януына шаһит була.

Янгынның мәйданы 100 квадрат метр чамасы тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр аны ике сәгатьтән соң сүндергән. Иртәнге сәгать 7гә сүндереп беткәннәр. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәбе ачыклана.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас