+16 °С
Ясно
События и факты
25 Августа 2022, 08:19

Туймазы элеваторында эш кайный

Күзәтчелек хезмәте белгечләре республиканың барлык элеваторларын йөреп чыгып, аларның уңыш кабул итүгә әзерлеген бәяләде. Туймазы элеваторында ашлык кабул ителә һәм эшкәртелә башлаган инде.

Ике ел элек элеваторны “Нерал” компанияләр төркеме сатып алды. Шушы дәвердә 10 мең тонна ашлыкка исәпләнгән өч склад җентекле ремонтланды.

— 2017 елда элеваторга күп дигәндә 30 мең тонна ашлык кайтарылган иде, былтыр исә 45 мең тонна салынды, быел 52 мең тонна кайтачагы күздә тотыла, ягъни бүген барлык куәтләр дә 100% эшкә җәлеп ителгән, бу бик яхшы, – дип сөйли предприятие директоры Зинира Заһирова. – Йөкләнеш зур, әлбәттә, әмма хезмәт хакы да артты. Безнең коллективта хәзер 38 кеше, буш урыннар юк. Эш шартлары яхшы – душ, тамак ялгау бүлмәләре бар, алар яңа мебель, көнкүреш техникасы белән тәэмин ителгән. Бу хуҗа ризалыгы белән предприятие кереме исәбенә башкарылды.

Трактор-төягеч сатып алдык, искергән чыгырлар урынына чит илдән кайтарылган вагон эттергеч кулланабыз, яңа лифт файдалануга тапшырылды.

Күптән түгел “Нерал” компаниясе компьютерлаштырылган ашлык кабул итү сыешлыклары һәм 30 мең тонна сыйдырышлы ашлык киптергечләр урнаштыруны күздә тоткан инвестиция проекты әзерләде. Аны тормышка ашыру өчен кимендә 300 миллион сум сарыф итү планлаштырыла. Бу кабул ителәчәк продукция күләмен арттыру мөмкинлеге бирәчәк.

— Туймазы районы хуҗалыкларыннан килгән ашлыкны саклау өчен урын җитәчәкме?

— Складларда үзебезнең төбәк ашлыгы – бу 15-20 мең тонна бодай һәм бөртекле-кузаклылар – чама белән 40% тәшкил итә. Калган күләм республиканың башка районнары аграрийларыннан килә. Продукциянең бер өлешен чистартабыз, зарарсызландырабыз, киптерәбез һәм шул рәвешле аның кондициялеген арттырабыз. Кабул ителгән продукциянең кимендә 30 процентын өченче класслы ашлык тәшкил итә, аңарда җилемчә җитәрлек күләмдә һәм ул азык-төлек сәнәгатендә кулланыла.

Хәзер элеваторга көн саен 50ләп машина килә – бу яхшы күрсәткеч. Ашлык, асылда, коры, чөнки җәй яңгырлы түгел. Димәк аны озак, ихтыяҗ артканчы сакларга була.

Былтыр, мәсәлән, 3нче класслы бер килограмм бодайга иң югары хак 16-17 сум тәшкил итте. Хәзер 13-14. Әмма бу бүгенге хаклар. Дөньяның байтак илләрендә хакимлек иткән корылык һәм ашлыкны озатуның яңа юллары аның тышкы һәм эчке базардагы әйләнешен арттырырга мөмкин. Мондый мөмкинлектән тулы күләмдә файдаланырга уйлыйбыз.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас