— Безнең предприятие 1953 елда барлыкка килгән, ул чорда Туймазы читендә шлак-блок һәм агач эшкәртү цехлары төзелә, – ди завод директоры Тимур Абелханов. Ул аны узган елның октябреннән җитәкли. – 1958 елда ул тимер-бетон корылмалар заводы исемен ала. Шундук аның алдына куелачак бурычлар билгеләнә – шәһәр-район һәм төбәк әһәмиятендәге сәнәгать, торак, җәмәгать объектлары төзү.
Заводның яңа тарихы очышлар һәм уңышсызлыклар белән билгеләнгән. Ул исә тез чүкмәгән. Басып кына калмаган, илебезнең юнәлешле предприятиеләре арасында алдынгылар өчлегенә кергән. Әйе, соңгы елларда биредә, бөтен төзелеш тармагындагы кебек үк, билгеле күләмдә уңышсызлык күзәтелгән. Әмма Абелханов сүзләренә караганда, хәзер өмет бар – аларның продукциясенә ихтыяҗ арта. Өстәвенә, Туймазы, Октябрьский, Бәләбәйдәге зур төзелеш оешмалары да, шәхси торак төзүчеләр дә чәмләнгән. Моннан тыш, ягулык-энергетика, агросәнәгать комплексларыннан, сәнәгать предприятиеләреннән заказлар күп килә. Заказларны югалтмау өчен “Тимер-бетон”да хезмәт хакы шактый арттырылган һәм буш эш урыннары барлыкка килгән.
— Хәзер бездә 122 кеше эшли, шуның 20се генә – инженер-техника хезмәткәрләре, – дип дәвам итә Тимур Тәлгать улы. – Өстәмә тимер-бетон эшләнмәләрне формага салучылар, сваркачылар, сантехник, электрчылар алырга әзербез. Рәсми хезмәт хакыннан тыш шәһәр буйлап вахта, таләп ителсә, тулай торактан урын тәкъдим итәбез.
Югары көндәшлеккә (бүген 150 километр радиус-та тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүче җиде предприятие исәпләнә) тыныч карый Абелханов. Һәм заводның төп өстенлекләрен санап китә: барлык бүлекчәләрнең көйләнгән эшчәнлеге, цемент, арматура һәм ком-гравий катнашмасы (ПГС) тәэминатчылары белән яхшы элемтә, бәя һәм сыйфат тәңгәллеге, хәтта гадәти булмаган эшләнмәләргә тотынырга әзерлек бу. Биредә үз йөзең булу да соңгы урында түгел – завод базарда үзен яхшы яктан гына күрсәтә.
Көндәшлек сыйфатларын көчәйтү өчен биредә таләп ителгән документациягә ия булганнар, тиешле җиһазлар сатып алып, ПГС чыгару буенча үз карьерларын эшкә кушканнар.
— Асылда, без хәзер ике мөһим юнәлешкә басым ясыйбыз: эш өчен кулайрак шартлар булдырабыз һәм җиһазларны яңартабыз, – ди предприятие җитәкчесе. – Заманча бетонкатнаштыргыч җыйдык, эшләнмәләрне җылыту өчен кулланылучы газдан эшләүче җиһазларны алыштырабыз. Цехларда түбә җентекле ремонтлана, ягып җылыту һәм яктырту системаларын үзгәртеп кордык.
Кайвакыт беренче карашка бер әһәмиятсез вак-төяк тә тәкъдим ителгән хезмәт сыйфатын сизелерлек арттыра. Мәсәлән, измә-бетон үзәгендә җиһазларны күчереп куйганнан соң без бетон-транспорт техникасы төялеше вакытын киметтек.
“Тимер-бетон” заводының продукция ассортименты кимендә 300 төрле эшләнмәдән гыйбарәт. Хәер, бу шартлы бүленеш: аның товар линейкасы тагын да киңрәк. Мәсәлән, биредә 15тән артык төрле тоташтыргыч җитештерелә. Түшәм плитәләре – тагын да күбрәк. Бу исемлек даими тулылана: быел завод эшчәннәре яңа төр продукция җитештерүне үзләштергән, шул исәптән – тукталыш павильоннары.
Яңа җитәкчеләрнең планнарында – җиһазларны яңарту һәм тармакларны үзгәртеп кору эшен дәвам итү. Һәм елны заводның алдынгы өчлеккә лаек эләгүен раслаган күрсәткечләр белән тәмамлау.