+24 °С
Ясно
События и факты
23 Августа 2022, 06:20

Туймазы командасы “Геройлар узышы”нда йөздән артык команда арасында 14нче урын яулаган

Башкортстанның дәүләт һәм муниципалитет хезмәткәрләре “Геройлар узышы” ярышында катнашты. Анда бөтен республикадан 107 команда килгән иде. Туймазы җыелма командасы барлык сынауларны да уңышлы үтте.

Узыш Чишмә районындагы “Патриот” паркында үткән. Анда берничә трасса әзерләнгән. Әлеге узышта катнашучыларны 17 каршылыклы ике километрлы трасса көткән: судагы киртәләр, биек стена, авыш коймалар, чәнечкеле тимерчыбык, җир асты тоннельләре, аркан, сулы чокыр-чакыр бу.
Туймазылыларның командасын шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин җитәкләде. Аның белән бергә стартка спорт бүлегеннән Валентина Спирюгова, яшьләр сәясәте бүлегеннән Лилия Вәлиәхмәтова, юридик бүлектән Тимур Насыйбуллин һәм Салават Әхмәтҗанов, мәгариф идарәсе инспекторы Наталья Черных чыкты.
— Кайбер каршылык-лар команданың барлык әгъзаларына да җиңел бирелде, әмма берничәсен үтәргә фәкать команданың бердәмлеге генә ярдәм итте, – ди Эдуард Рәхмәтуллин. – Иң катлаулысы “Эверест” тавы һәм 5-6 метр биеклектән тонык сулы бассейнга сикерү булгандыр, мөгаен. Көчлерәкләр артта калучыларга ярдәм итте, шуңа күрә финишка стартка баскан составта килдек. Ярышларның үзенчәлекле форматы ошады. Күбесе аңлый иде: спортчы түгел – команда йөгерә. Узышның бар асылы да шунда. Сынаулардан куркып калмаган командама рәхмәтле мин. Барысына да афәрин!
Каршылыклы “Геройлар узышы” республикада танылу яулый. Сынауларны үтәргә телисезме? Команда җыегыз һәм www.gonkaufa.ru сәхифәсендә теркәлегез.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас