+24 °С
Ясно
События и факты
22 Августа 2022, 10:53

Өч күркәм төс безгә канат куя

Шимбә көнне Туймазы районы илебездә 22 августта билгеләнүче Русия әләме көне уңаеннан “За Россию!” дип аталган музыкалы-ватанга тугрылык рухындагы марафон эстафетасын кабул итте.  

Шәһәрнең үзәк мәдәният һәм ял паркында бәйрәм концерты узды. Мәйданчыкта меңләгән кеше җыелды, күпләре кулына әләм тоткан иде.
Русия һәм Башкортстан әләмен күтәрү индустрия колледжының “Патриот” эзтабарлар отряды командиры Артур Бикмәев белән төбәк сугышлары ветераны, десантчы Ильяс Гылаҗевка йөкләтелде.
Муниципалитет-район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов барысын да Русия Федерациясенең Дәүләт әләме көне белән тәбрикләде.
— Безнең әләм – Туган илебез тарихының каһарманлык сәхифәләре, безгә мираска бөек ил калдырган ата-бабаларыбызның батырлыгы ул. Безнең бурыч – Ватанга намуслы хезмәт итү, үсеп килүче буынны үз халкына тугрылык, Туган илен якларга әзерлек рухында тәрбияләү. Хәзер безнең егетләр – Русия армиясе яугирләре Украина биләмәсендәге махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның сафларында – генерал Шәйморатов һәм Русия герое Александр Доставалов исемендәге башкорт батальоннары. Алар безнең тынычлыкны яклый һәм безнең хәвефсезлекне тәэмин итә.
Без бүген аеруча күпмилләтле халкыбызның бердәмлек-татулыгына мохтаҗ. Дәүләт әләме бәйрәме Русиянең куәтен һәм бердәмлеген ныгытуга яңа көч өстәсен, – диде Айдар Рифгать улы.
Концерт программасын Денис Мәйдановның “Флаг моего государства” җыры белән Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хоры ачты.
— Безнең хорга биш ел инде. Анда 30лап кеше шөгыльләнә – кече сержанттан башлап, майорга кадәр. Барысы да җырлый – участок вәкилләре дә, тикшерүчеләр дә, дәлилләр туплаучылар да, ДЮХИИ хезмәткәрләре, – диде хор җитәкчесе, бүлек начальнигының хезмәткәрләр белән эшләүче ярдәмчесе Гөлшат Зиятдинова.

— Бүген хорның төп өлеше чыгыш ясаячак. Калганнары – кемдер эштә, кемдер дежурдан соң. Концерт өчен материал махсус сайланды. Дәүләт әләме көне – бөтен район өчен мөһим вакыйга. Ватанга тугрылык рухын үстерү зарур. Бу кешеләрне бергә туплый, дуслыкны ныгыта, – диде Зиятдинова.
Бәйрәм концертында шулай ук районның вокал һәм бию коллективлары – “Хорошее настроение”, скрипкачыларның “Дивертисмент” ансамбльләре, “Джем” иҗат үзәге, “Angel” спорт биюләре студиясе, “Багира” һәм “Дэнс корп” бию коллективлары, солистлар Олег Чугунов, Светлана Килдиярова, Людмила Войт, Любовь Бернацкая чыгыш ясады.
Башкортстан дәүләт филармониясе солистлары чараның төп кунакларына әверелде. “Голос” тамашасы катнашучысы, “Яңа йолдыз” финалчысы Илдар Абдуллин Туймазыга хатыны һәм улы белән килгән.
— Бүген меңләгән ир-егетебез Донбасста мөһим мәсьәләне хәл итә – илебезне яклый. Безнең бүген бирегә җыелуыбыз – аларга ярдәм йөзеннән. Әгәр иңгә-иң торсак, без барлык бурычларны да хәл итәчәкбез, барлык каршылыкларны да җиңәчәкбез.
Бөтенрусия “Яшьлек-шоу” яшьләр фестивале финалчысы Алиса Җомагалиеваның ире дә хәрби. Ул үзе дә ватанына тугры гражданин.
— Безгә Туймазыда рәхәт. Тамашачы безне таный. Бирегә кабат-кабат килүебезгә шатбыз. Монда ватанына тугры кешеләр яши, – диде Алиса. – Мондый чаралар үткәрү мөһим. Бигрәк тә илебез өчен катлаулы заманда. Без биредә Русия өчен чыгыш ясыйбыз, димәк, дөрес җырлар сайланган. Бүген һәркайсыбыз өчен үз эшен намус белән башкару зарур. Без шулай итеп илебезгә булышачакбыз.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас