— Ихатаны төзекләндерү турында җиде ел элек, күрше ихаталарда “Кулай шәһәр мохите тәэмин итү” проекты буенча биләмәләрен тәртипкә китергәч уйлана башладык. Бардык, күрдек – хыялландык! Безгә дә сыйфатлы тротуарлар, машина калдыру урыннары, балалар өчен җиһазланган мәйданчыклар кирәк иде, – ди Ленин проспектындагы 5нче йорт комитеты рәисе Илнур Гәрәев. – 2016 елда без шәһәр хакимиятенә проектта катнашуга гариза тапшырдык. Бәхет безне озак вакыт урап үтте. Әмма без кул кушырып утырмадык, киресенчә, ихатаны һәм аның әйләнә-тирәсен тоташ төзекләндерү проектын әзерләүдә җиң сызганып катнаштык. Рес-
публиканың “Башкортстан ихаталары” программасы эшли башлагач, тагын да чәмләндек, – диде йорт комитеты рәисе.
Бу атнада эш башкаручылар Ленин проспектындагы 5нче йорт янында балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары коруга керешәчәк, аннары йомшак түшәмә җәеләчәк.
Төзелешне 1 сентябрьгә тулысынча төгәлләү күздә тотыла.