+19 °С
Облачно
События и факты
18 Августа 2022, 06:09

Русиялеләргә “Герой-ана” дәрәҗәсен кайтардылар

Владимир Путин илебездә “Герой-ана” дәрәҗәсе булдыру турындагы указга кул куйды. Документка ярашлы, РФнең кимендә 10 бала табып тәрбияләгән гүзәл затлары 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр түләнелүче ярдәм алала.

Моннан тыш, хәзер “Ата-ана даны” медале белән бүләкләнгәндә баланың әтисе яисә әнисенә яки уллыкка алучыларның берсенә 200 мең сум түләнә.

“Герой-ана” – Советлар Союзы чорындагы югары дәрәҗә. Бу дәрәҗә соңгы тапкыр 1991 елда бирелгән.

Фото pixabay.tumblr.com

 

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас