+17 °С
Облачно
События и факты
18 Августа 2022, 06:22

Башкортстанда кимендә 26 мең тонна ашлык җыелган

Радий Хәбиров Башкортстанда авыл хуҗалыгы эшчәннәренең беренче миллион тонна ашлык урып алуын хәбәр итте.

Бөтен чәчү мәйданының биштән бер өлеше генә җыелган әлегә. Бу быел бөр-теклеләр уңышы мул булачагын фаразлау мөмкинле-
ге бирә.

Урылган ашлык күләме һәм аның уңдырышлылыгы буенча республикада урак алдынгылары – Стәрлетамак һәм Илеш районнары игенчеләре. Анда шул тәртиптә кимендә 100 мең һәм 70 мең тонна уңыш җыелган.

Туймазы районы хуҗалыкларында кимендә 26 мең тонна ашлык урылган. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 36,6 мең гектар мәйданның 7 мең гектарында җыелган.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас