— Яшь, әмма өметле, – ди аның турында күзәтчелек һәм заказчылар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Әнвәр Гобәйдуллин. – Безнең заводта хезмәт эшчәнлеген Русия армиясе сафларында хезмәт иткәнче үк башлады. Шул вакытта ук үзен тәртипле, ягымлы, тыныч, сәләтле эшчән буларак күрсәтте. Хезмәтен тутырып кайтканнан соң армиягә кадәр эшләп киткән Асмандияров бригадасына урнашты.
– Мине чын ир-егетләр хезмәте бервакытта да куркытмады. Бәләкәй чакта ук тимер белән эшләгән әтиемә ярдәм итә идем. Һәм бу миңа ошый иде, – ди 25 яшьлек Ленур.
Гарнаев эшләгән Асмандияров төркемендә 12 кеше. Һәркайсы югары класслы һәм үз эшенең төрле яктан әзерлекле остасы. Ленурның сүзләренә караганда, аларның һәркайсы аны нәрсәгәдер өйрәткән.
— Колледжда уку белән сәнәгатьтә эшләү аерыла, – ди ул. – Әмма Туймазы индустрия колледжында үткәргән 3,5 ел бушка узмады. Чимал белеме, сызым, сварка эше технологиясе буенча белемнәр ярап куйды. Математика һәм физика да артык булмады. Эш барышында исә эретеп ябыштырырга, җыярга, кисәргә, сызымнар укырга өйрәндем. Хыялым – аргон сваркасын үзләштерү.
Гарнаев – предприя-тиенең Мактау тактасына эләккән иң яшь сваркачысы. Спортка мөкиббән ул. Спорт ярышларында туган заводы данын яклый.
— Миңа футбол, волейбол, җиңел атлетика ошый, – ди яшь сваркачы. – Мәсәлән, 9 Майда эстафета узышында җиңдем.
Хәзер Ленур 5нче разрядка ия. Димәк, югарырак – 6нчы разряд турында уйларга вакыт.