+12 °С
Ясно
События и факты
9 Августа 2022, 10:05

Туймазы помидорлары пыяла астына посачак

Туймазы районында теплицалар кимендә 100 гектар били. Бер квадрат метрдан фермерлар уртача 23 килограмм кыяр һәм помидор уңышы ала. Алдынгы хуҗалыкларда исә бу күрсәткеч 50 килограммнан артып китә.

Фермерлар җәмгыяте ел саен яшь кешеләр белән тулылана. “РадСаф” җәмгыятенең 27 яшьлек җитәкчесе Радэль Сафиуллин – шуларның берсе.

Ябулы туфракта яшелчә үстерү белән ул сигез ел элек шөгыльләнә башлаган һәм бу өлкәдә шактый уңышка ирешкән. Аның тугыз гектар мәйданлы теплицасында көн саен 20 тоннага якын кыяр һәм томат җыеп алына. Былтыр бер җәйдә биредә 2500 тонна яшелчә үстергәннәр.

— Бу әле эшнең башы гына, – дип раслый Радэль. – Әгәр ел әйләнәсенә эшләячәк сәнәгатькә әверелсәк, уңыш бермә-бер артачак.

Яшь фермер белгечлеге буенча икътисадчы – Казан милли тикшеренү-технология университетын тәмамлаган. Югары уку йортында алган белемнәреннән ул нәтиҗәле файдалана. Институтны тәмамлагач та кәсебен үстерә – Туймазыда камыр ризыклары тәкъдим итүче берничә сәүдә үзәге ача. 2015 елда беренче тапкыр үзен яшелчәче сыйфатында сыный. Балагачкүл авылында 30 сотый җир сатып алып, яшелчә үстерә башлый. Ике елда тәҗрибә туплап, озакламый сәнәгать күләменә чыгарга карар итә.

— Балагачкүлдә арытабан үсү өчен мәйданнар юк иде, шуңа күрә андагы җиремне сатып, Төмәнәккә күчтем. Биредә дугалы теп-лицалар кордым, аларны биш елга чыдам яңа буын пленкасы белән капладым. Теплицаларда тамчылап сугару көйләнгән.

Бу җиңелдән булмаган эштә миңа тормыш иптәшем Диләрә зур ярдәм күрсәтә. Ул һөнәре буенча табиб, әмма предприятиене алып бару буенча бурычларның бер өлешен үз иңенә алды. Бездә 115 кеше эшли, алар лаек хезмәт хакы ала. Шуңа күрә кадрлар җәһәтеннән кыенлык юк.

Сәнәгатьне үстерү һәм камилләштерү өчен 200 миллион сум чамасы китте. Шуның яртысы – үз акчам, калганы – заем һәм инвесторлар өлеше.

Шушы елларда фермер сәнәгать күләмен арттырырга исәпли, моңа исә яшелчәләрне ел әйләнәсенә игүгә күчү исәбенә ирешеп булачак. Пыяладан теп-лицалар төзергә җыена. Моның өчен фермер дәүләт ярдәменә исәп тота. Радэль республика башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында узган “Инвестиция сәгате”нә язылган, проекты хупланачагына һәм финансланачагына ышана.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас