+21 °С
Облачно
События и факты
23 Июня 2022, 05:51

Туймазы районы мәктәпләрендә файдаланылган туендыру элементлары өчен махсус контейнерлар урнаштырылган

Файдаланылган батарея-ләрне үтилләштерү – каты-көнкүреш калдыкларын чыгаручы-урнаштыручы төбәк операторы эшчәнлеге тармагында төп мәсьәләләрнең берсе. Чөнки каты-көнкүреш калдыклары полигонына эләккән батареяләр тирә-як мохиткә зур зыян сала

Сәбәбе – анда авыр металлар күләме зур. Шуңа күрә алар полигонга яки туфракка әзрәк эләксә, кешегә һәм табигатькә тискәре тәэсире дә азрак булачак. Моның өчен файдаланылган батареяләрне башка чүптән аерым җыярга һәм үтилләштерүгә тапшырырга кирәк.
1 апрельдән “Дюраселл Раша” җәмгыяте каты-көнкүреш калдыкларын урнаштыручы төбәк операторы – “Экология Т” җәмгыяте һәм республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы ярдәмендә “Батареяләрне Duracell белән эшкәрт” проекты кысаларында безнең төбәктәге гомуми белем бирү оешмаларында батареяләр җыю чарасы үткәрә.
Duracell компаниясе тарафыннан мәктәпләрдә батарея җыю өчен махсус 60 контейнер һәм маркаланган капчык тәкъдим ителгән, чараның тагын бер катнашучысы “Мегаполисресурс” компаниясе җыелган батареяләрне чыгару һәм үтилләштерү белән шөгыльләнә, “Экология Т” җәмгыяте батареяләрне туп-лау өчен тәкъдим ителгән савытларны мәгариф оешмаларына тарата һәм бу эшне күздә тота.
Чара кысаларында Duracell контейнерлары районның 18 мәктәбендә куелган. Тагын 23 мәктәп исә маркаланган капчык һәм плакатлар белән тәэмин ителгән.
Тупланган батареяләрне чыгару оешма гаризасы буенча маркаланган капчыклар тулуга карап башкарыла.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас