Мәсәлән, кичә талантлар тамашасы булган, анда барлык биш отряд вәкилләре дә өстәмә белем бирү педагоглары ел дәвамында өйрәткән һөнәрләрен күрсәткән: җырлаган, биегән, музыка коралларында уйнаган. Концерттан соң нинди түгәрәкләргә йөриячәген хәл итмәгән кызлар һәм малайлар шундук мәктәптән буш вакытын һәм чәмен кая юнәлтәчәген аңлаган. Бүген һәр отряд биш жанрның берсен сайлап (комедия, җансурәт, детектив, медодрама, әкият), видеоролик әзерли. Менә шуның ише бәйгеләрдә ачыла да инде беренче режиссерлык сәләте, аннары шулардан булачак Рязановлар һәм Михалковлар туа. Смена ахырында узачак квестта исә балалар татлы хәзинә эзләячәк.
— Җәй дәвамында дүрт ял сменасы эшләячәк, һәркайсында йөзәр бала ял итәчәк. Хәзер биредә ата-анасыз калган, ятим, шулай ук тормышта авыр хәлгә тарыган гаиләләрдәге балалар тәүлек әйләнәсенә яши һәм ял итә, – ди өлкән тәрбияче Гүзәл Акчурина. – Мәктәп һәм шәһәрдән читтә урнашкан лагерьлардан аермалы буларак, бездә ял итүчеләргә профилактика дәвасы да бирелә: бу ароматерапия, тоз шахтасына йөрү, үлән чәйләре, коктейльләр. “Изумруд”та алты тапкыр туклану каралган: көн саен камыр ризык-лары, сутлар, җимешләр, яшелчәләр бирелә. Димәк, биредә беркем дә ач калмаячак. Моннан тыш, балалар белән бергәләп үзәк паркка, китапханәләргә барабыз, анда алар өчен кызыклы чаралар уза.
Шушы көннәрдә кызлар һәм малайлар “Китап дөньяны игелеккә һәм яктылыкка баета” дип аталган уен программасында катнашкан, ул үзәк балалар-үсмерләр китапханәсендә узган. Балалар беренче язмаларның геометрия сурәтләреннән һәм сурәт-иероглифлардан торуын, мисыр халкының папирус-та язуын, соңрак кешеләрнең җәнлек тиресеннән пергамент ясавын белгән. Шуңа өстәп, балалар әкият дөньясына виртуаль сәяхәт кылган: “Әкият геройлары”, “Серле телеграммалар”, “Исемне тулыландыр”, “Буталчык”, “Әкиятне төзәт” станцияләрендә булган. Очрашу ахырында бергәләп караокеда балалар җырларын башкарган.