Мәдәният йорты янында балкып янган чыршы урнаштырылган, әле балалар өчен таучык ясала. Гади генә дә түгел – манаралы. Осталар – алар исәбендә Фәрит Кунафин белән Рөстәм Гыйниятуллин да бар – аны күтәрү өчен боз-кирпечләр, кар һәм су куллана. Аларга “төзелеш чималларын” Евганий Зиманов шәхси предприятиесе эшчәннәре әзерли – алар бозны Өсән елгасыннан кисә.
— Яңа ел шәһәрчекләре өчен боз әзерләү белән бишенче ел шөгыльләнәбез инде, – ди Евгений. – Бу юлы көннәр җылы тору сәбәпле узган пәнҗешәмбедә генә чыктык. Боз ныгыганны көттек. Әмма ул без теләгәнчә катмаган әле. Элек калынлыгы 35 сантиметрга кадәр булса, бүген нибары 12-15 сантиметр. Андый чимал ышанычлы түгел, шуңа күрә артыграк әзерлибез.
— Боз шәһәрчеге яңа ел тантанасы билгесе, аны әзерләүдә авырлыклар булуга карамастан, боз сыннардан баш тартмаячакбыз, – ди Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсе хакимиятенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров. – “Родина” янында таучыктан тыш боздан Кар бабай һәм Карсылу, киләсе ел билгесе булачак.
Үзәк парк биләмәсендә яңа ел шәһәрчеге төзегәндә дә боз кулланыла. Анда боздан лабиринт, дүрт таучыкның икесе күтәрелә һәм янә берничә корылма булачак.
Паркта төп чыршы урнаштырылган инде, ул йолдыз һәм яктырткыч гирляндалар белән бизәлде. Татар драма театры яныннан кергән якта яктырткыч арка корылды, шундый ук икенчесе – аны без күптән түгел сатып алдык – эчкә куелды. Җәяүлеләр сукмаклары өстенә йолдызлы күк эленде.