+18 °С
Ясно
События и факты
7 Декабря 2021, 05:38

Башлангыч сыйныф укытучысы Лидия Лантьева 40 ел гомерен 7нче мәктәпткә багышлаган

60 яшендә ул хаклы ялга китә һәм... кабат туган мәктәбенә кайта. Бу юлы инде җәмәгать эшенә – ветераннарның башлангыч оешмасы рәисе сыйфатында. Биредә 49 кеше, кайберләре 90 яшь чиген узган.

— Без үскәндә укытучы һөнәре иң хөрмәтлесе иде. Заманча әйткәндә, элита. Шуңа күрә күпләр педагогка укып чыгарга тырышты. Безнең гаиләдә алты баланың өчесе укытучы, – ди Лидия Ивановна. – Мин Сибай педагогия училищесын тәмамлап, Туймазыга кайттым. Күптән түгел ачылган 7нче мәктәпкә урнаштым. Миңа беренче сыйныфта тугыз (!) укытучы алыштырган икенче сыйныфларны бирделәр. Өчтән икесен малайлар тәшкил иткән сыйныфтагы тәртипне күз алдына китерә аласызмы?
Завуч Тамара Борисова беренче дәресемә кереп утырды да: “Методиканы яхшы беләсез, әмма теләсә нишләгез, тик тәртип урнаштырыгыз”, – диде. Миңа остаз сыйфатында Наталья Поздеева белән Зоя Бондареваны беркетте. Алар миңа нык ярдәм итте. Дәфтәрләрне дөрес итеп тикшерергә, план төзергә өйрәтте, тиктормаслар белән әңгәмә корды. Ничек тәртип урнаштырырга да белмәдем, чөнки үзем дә 20 яшьлек кыз идем. Шул чагында балалар белән бер дулкында булырга кирәклеген аңладым. Без мәктәптә генә түгел, дәресләрдән соң да вакытны бергә үткәрә башладык. Шугалакка йөрдек, чана шудык, чаңгыда ярыштык, җылы көннәрдә походка чыктык.
Ярты елдан соң завуч кабат минем дәрескә кереп утыргач, гаҗәпкә калды: сыйныфта тавыш-тын юк, балалар тулы җавап кайтара, сорау биргәндә бер кочак күтәрелгән куллар күрәм. Һәр ата-аналар җыелышында без укучылар белән дәреснең бер өлешен күрсәтә идек. Аларга мондый аралашу рәвеше ошады, моны соңыннан башка байтак педагоглар куллана башлады.
Лидия Ивановнага башлангыч оешманы җитәкләргә тәкъдим иткәч, ул ризалаша. Үрнәк алыр кешем бар иде, ди. Әтисе Иван Васильевич Мазин – подполковник, фронтовикны туймазылыларның өлкән буын вәкилләре яхшы белә. Тырыш, ачык, чәмле җәмәгать эшлеклесе беренче булып район ветераннар советын җитәкли. “Туймазы районының Мактаулы кешесе” исемен дә иң беренче аңа бирәләр.
— Пандемиягә кадәр без бирегә еш килә, коллектив белән аралаша идек. Коронавирус нәтиҗәсендә аралашу чикләнде, телефон буенча гына хәл итәбез. Ветеранның юбилее булса, янына барабыз, котлыйбыз. Мондый җылы мөнәсәбәт – җанга дәва, – ди ветеран.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас