— Ничек уйлыйсыз, бу әйбер нәрсә өчен тәгаенләнгән? – дип серле елмая музей хуҗабикәсе – мәдәният йортының мәдәни-күмәк ял оештыру менеджеры Фларида Алиева һәм тоткалы турыпочмак тактага күрсәтә. Аның бер ягында аркылы киртек, икенче ягы чак кына сизелеп торган уеп ясалган бизәкле. Баксаң, үтүкнең “ата-бабасы” икән бу. Рубель дип атала. Тукыманы үтүкләү өчен хуҗабикәләр аны уклауга ураган – тыгыз төргәк барлыкка килгән, өстенә рубель салган (тукымага киртекләре белән) һәм тәгәрәткән, шул рәвешле тукыма йомшарган һәм тигезләнгән.
— Менә балчык савыт, анда сөт саклаганнар, – дип экскурсияне дәвам итә Фларида Нуретдин кызы. – Бу савытта сөт озак торган, әчемәгән. Бу якларда балчык күп, шуңа күрә хуҗабикәләрнең барысы да мондый савытка бай булган. Янәшәсендәге кувшиннар да Югары Троицкий ихаталарының берсендә хуҗасы җимерелгән базны чистартканда табылган.
Югары Троицкий мәдәният йортындагы бу оешма күптән эшли инде. Кимендә дистә ел элек ул чактагы авыл биләмәсе башлыгы Нурия Миңнуллинага авыл мәктәбе педагогларының берсе мәктәп музее ядкәрләрен саклау үтенече белән мөрәҗәгать итә. Яугирләр, тыл эшчәннәре фотолары һәм документларын үз эченә алган бай туган якны өйрәнү экспозициясенә югалу хәвефе яный, чөнки материалларны сакларга подвалга төшереп куялар.
— Без шуны аңладык: еллар узачак, шушы ядкәрләрне югалтуыбызга үкенәчәкбез, чөнки сугыш елларының тере шаһитлары көннән-көн кими. Шуңа күрә күргәзмә өчен авыл мәдәният йортының ике бүлмәсен бирдек, – ди Нурия Гаяз кызы (хәзер ул китапханә җитәкчесе һәм этнография почмагына нигез салучыларның берсе). – Киләсе елларда бу эшне башлап йөрүчеләр музей фондларын тулыландырды, авыл юбилеена әзерлек турында сүз чыккач, этнография почмагы оештыру нияте барлыкка килде. Киләсе елда Югары Троицкийга 270 ел була, бу авыл биредә бакыр эретү заводы төзелү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Заманында аның биләмәсендә бакыр эретүдән кала, бакыр савыт-саба: чәйнекләр, комганнар, кәстрүл, казаннар һәм хәтта мунча ләгәннәре җитештерелә. Бу бик сыйфатлы эшләнмәләр була, авыл халкының берничә буыны файдалана. Көнкүрештән шушы гасырда гына юкка чыга алар. Тузганга күрә дә түгел, аларга төсле металл җыючылар кызыга башлый. Шуңа күрә бу хакта этнография почмагына килүчеләргә сөйләп кенә үтәләр. Аның каравы, төбәк күргәзмәсе постауга, балчык һәм агач савыт-сабага бай. Бизәкле агач кашыклар, чуен эшләнмәләр, чүпләмле сөлгеләр, тәрәш, башка бик күп ядкәрләр бирегә килгән кешеләргә ата-бабаларының көнкүреше турында бәян итә.