Туймазы районы Бишкурай авылында да яшәп килә бу күркәм йола. Авыл клубы менеджеры Лида Закирова мич коймагы пешереп, үзешчән сәнгать түгәрәге әгъзаларын өмәгә дәште. Кызлар җырлый-җырлый эшкә кереште. Сыдырылган каз мамыгыннан мендәрләр тегәчәкләр. Мендәрләрнең ишле булуы гаиләнең җитеш тормышта яшәвен чагылдырган һәм үсеп килгән кызларга әзерләнгән бирнәнең мотлак бер өлешен тәшкил иткән.
Рәзилә Кәримова коймак майлау өчен канат ясау буенча осталык дәресе дә күрсәтте.
Мондый күмәк өмәләр халыкны берләштерә. Алар җыелып, соңгы хәбәрләрне уртаклаша, халык җырларын искә төшерә, такмак әйтешә. Эш беткәч, гөрләшеп, хуҗабикә пешергән һәм каз мае белән майланган коймактан авыз итеп, чәй эчә.
#МАУКМКС
#Трезвоесело2021
#ВсемирныйКурултайБашкир
#БотәДоньяБашҡорттарыҠоролтай
#Туймазинскийрайон
#культуратуймазы
#туймазырайоны
#мәҙәниятТуймазы
#Айыҡауыл